Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бәрәңгедән йөз төрле ризык

Бәрәңгедән бик күп төрле ризык әзерләп була. Берничә вариантны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кычытканлы бәрәңге ашы

 Бәрәңгө ярым пешкәч шулпага тоз, борыч һәм кыздырылган суган салып кабат кайнаталар. Кычытканны кайнар суда пешекләп турыйлар. Шулпаны бераз вакыт уттан алып торалар. Кычытканга чи йомырка сыталар, шулпага кычытканны естәп, 3-5 минут пешерәләр. Кузгалак ашы да шушы ук ысул белән әзерләнә. Кузгалакны пешекләргә кирәкми.

1 порциягә 200 гр бәрәңге, 100 г кычыткан яки кузгалак, 1 йомырка, тоз, борыч алынга.

 

Сөтле салкын аш

 Салкын катыкка кайнаган салкын сөт естиләр. Аннары яшел суган, укроп, тоз һәм борыч салалар.

Бәрәңгене кабыгы белән пешереп чистарталар. Юка кисәкләргә бүлеп, ашка салып болгаталар. Аш әзер! Мондый ашны табынга биргәндә катык куярга мемкин.

Бер порциягә 200-250 гр бәрәңге, 200 гр катык, 200 гр сөт, 40 гр каймак, тоз, борыч алына.

Җыеп кына әйткәндә, бәрәңгедән бик күп терле тәмле-тәмле ашлар әзерләргә мемкин.

G Бәрәңгене парда пешереп, сөт өсте, кара җимеш, кузгалак, кабак кушып икенче ашлар әзерләнә.

G Бәрәңге кыздырылган балык, ит белән табынга бирелә. Аны кабыгы белән дә, мичтә дә, көлдә дә пешерәләр.

G Бәрәңгедән пюре, котлет, салма ясыйлар, икмәк тә пешерәләр.

G Бәрәңгедән запеканкалар, пилмән, манты, коймак, рулет, пирожки, бәлеш пешерәләр. Аннан шулай ук сумса, пәрәмәч, кыстыбый, өчпочмак, печенье, торт, кекс һ.б.  ризыклар әзерлиләр. Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев