Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бәрәңге үстерә беләсезме?

Күбебез май аенда бәрәңгене салкын җиргә күмеп куя, тишелеп чыкканда бер кат тырмалый, төбен бер тапкыр өя дә, вәссәлам. Кайберәүләр тырмалап, өеп торуны да кирәк санамый. Әмма бәрәңгегә бу гына җитми. Аны вакытында комплекслы ашламалар белән дә ашларга кирәк.

Июнь ахыры-июль башы – бәрәңгедә бик актив үсеш вакыты. Ул шушы вакытта өстәмә тукландыруга мохтаҗ, чөнки бу вакытта аның тамыр системасы нык үсеш алмаган була, ул көздән һәм яздан кертелгән ашламаларны тулысы белән үзләштерә алмый. Бәрәңге өчен төбен өю бик мөһим. 
Чәчәк атканчы, икенче икмәкне ашларга кирәк. Моның өчен комплекслы минераль ашлама я утын (салам, печән) көле әйбәт.
Ашлама бер сутый җиргә бер кило исәбеннән кертелә. Утын көлен җиргә күпме сибүдән дә зыян юк. Бәрәңге озак саклансын, авыруларга каршы торсын һәм нитрат күләме ким булсын дисәгез, калийлы ашламаларны да өстәгез. Әмма хлорлы калий алмагыз, бәрәңге хлор белән дус түгел.
Бәрәңгенең эре булуын теләсәгез, азотлы ашлама турында онытырга ярамый. Әмма аны җиргә көздән фосфорлы ашлама сибелгән булса гына кертергә ярый икән. Башкача аны сибүдән файда юк: сабак котырып үсә, ә бәрәңгесе сусыл һәм начар була. Җәен сибелгән фосфорлы ашлама да комачау итми.
Бәрәңге төбен ким дигәндә ике тапкыр өяләр. Әгәр июнь аенда явым-төшем (яңгыр, кар, боз) булмаса һәм 2010 елгы кебек эсселек күзәтелсә, бер тапкыр өю дә җитә. Яңгыр явып, бакча бер-ике көннән җилләнсә, төбен өегез. Тагын яуса, җилләвен көтегез дә тагын өяргә кирәк. Шул рәвешле җир сулый. Бәрәңге чәчәк атканчы шулай эшләргә онытмагыз.
 

Фото - "Татар-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев