Сәет батыр токымнары
“Ике улымны да көрәшче итә алсам” дип хыялланган, аларның күңеленә яшьтән үк көрәш оеткысы сеңдергән әтиләре дә исән булса!.. Шатлыгыннан нишләргә белми, кош тоткан сабыйдай, үрле-кырлы сикерер иде, валлаһи! И-их!.. Энҗенең күңелен берара юксыну хисе телгәләп узды.
Ахыры.
– Ә-ә, әйе! Авызын йомарга да онытып әтисенең көрәшен күзәткән Булат та бар бит әле. Тиресен текмәгән, әнисен куандырып ул да егет булып килә. Төпчеген дә укытырга, һөнәрле итәргә кирәк. Әтисенең фатихасы белән көрәшкә кереп китеп, баш-аягы белән чумган егет, Тойгелде урта мәктәбен тәмамлагач, кая барырга дип, баш ватып тормады: Әлмәт физкультура һәм спорт техникумына укырга керде. Ул да Салават абыйлары кул астында көрәш серләренә өйрәнде. Иренмәде, ялкауланмады. Келәмгә беренче булып чыкты, көрәш залыннан иң ахырдан китте. Дәрт иткән – морадына җиткән, ди. Нәтиҗәдә ул спорт дөньясында әкияттәге Салсал батыр сыман “ай үсәсен көн үсте”. Баш әйләнерлек тизлек белән бер-бер артлы югары үрләр яулады. 75 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында 2004 елда Татарстан чемпионы булды. Россия беренчелегендә икенче урынга чыкты. Спорт мастеры исемен алды. Абыйсы укыган институтны тәмамлап, экономист дипломы алырга да өлгерде.
“Ике улымны да көрәшче итә алсам” дип хыялланган, аларның күңеленә яшьтән үк көрәш оеткысы сеңдергән әтиләре дә исән булса!.. Шатлыгыннан нишләргә белми, кош тоткан сабыйдай, үрле-кырлы сикерер иде, валлаһи! И-их!.. Энҗенең күңелен берара юксыну хисе телгәләп узды.
2005 елда, Казанның меңьеллык юбилее уңаеннан, башкалабызда билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узды. Анда планетаның 42 иленнән иң көчле көрәшчеләр җыелды. Төркиядән, Ираннан, Үзбәкстаннан, Кытайдан, Япониядән... Кыскасы, санап бетергесез! Хәтта тешләре белән күзләре генә елтырап торган, чуен кебек кап-кара тәнле Африка негрлары да килгән иде. Төшеңә керсә, куркып уянырсың. Беләк мускуллары да, ай-яй, хәтәр! Буар еландай уйнаклап тора. Шүрләп тә куярсың.
Җанатарлар арасында Булатның тренеры, дуслары, туганнары... Әнисе утыра! Җаваплылык бизмәнгә салып кына үлчәрлек түгел. Булат келәмгә чыкканда, алар сулышларын кысып, тын алырга да куркып утыралар. Өметләр акланырмы? Булат әлегә көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп бара.
Билбау көрәшенең нигезендә татар көрәше ятса да, монда аяк чалырга ярый. Булатка тагын үзбәк, таҗик егетләре белән бил алышасы бар. Ә алар көрәшендә аяк чалу хәрәмләшү саналмый, рөхсәт ителә. Алар моңа остарып беткән. Алар нәкъ шул алымны кулланып җиңеп киләләр. Салават абыйлары юкка гына: “Көрәш ул – сәнгать”, – дими инде. Монда беләк мускулларыңны гына түгел, башыңны да эшләтергә кирәк. Әтисенең: “Тизлек! Җитезлек!” – дигән сүзләре бүгенгедәй хәтерендә Булатның. Аяк чалырга омтылган көрәшченең гәүдә авырлыгы да, җирдәге терәге дә сыңар аягында кала. Шул мизгелне җитезлек белән файдалана алсаң, җиңү – синеке! Ә уяулык дигәнен бер секундка да югалтырга ярамый. Булат шул сыйфатларга яшьлек кайнарлыгын да өстәп көрәште. Ниһаять, финалга чыкты.
Келәмдә хәлиткеч минутлар якынлашты. Финалда аңа тагын да хәтәррәк көндәш туры килде. Бите-күзе генә түгел, гәүдәсе дә туп кебек түгәрәк монгол егете үз иленең чемпионы иде. Монголлар элек-электән көрәшкә маһир халык. Дөньякүләм бәйгеләрдә һәрдаим катнашалар. Чемпион титулын, ким дигәндә призлы урыннар алалар. Җиңүнең җиңел булмаячагы көн кебек ачык иде. Байтак тартыштылар. Берсенең дә бил бирәсе, җиңеләсе килмәде. Җанатарларның күңелен шикләнү, шөбһәләнү, өметләнү хисләре айкады. Тәнәфес игълан иттеләр. Форсаттан файдаланып, монгол тренеры көрәшче егетнең беләкләренә кабалана-кабалана массаж ясарга тотынды. Иелә-иелә берөзлексез егетнең колагына нәрсәләрдер тукыды.
Салават абыйсы, “тегеләй ит, болай ит” дип, Булатның теңкәсенә тимәде:
– Симез кеше тизрәк арый. Тырышсаң, син моны җиңәсең. Давай, бирешмә! – дип кенә куйды да, дәртләндереп җиңелчә генә Булатның иңбашына сугып алды.
Булат, монгол егете сыман, көрәшчеләр өчен куелган эскәмиягә утырмады, келәмнән чыгып яшел чирәмгә чүгәләде. Шешә борыныннан гына берничә йотым су эчте дә аякларын сузып җибәрде. Шуны гына көткәндәй, каяндыр үләннәр арасыннан килеп чыккан кырмыска җәһәт кенә аның аягына үрмәләп менде. Егетне дәртләндергәндәй, аяк йөзен кытыклап, әрле-бирле йөренә башлады. Теле булса, мөгаен, нәрсәдер әйткән дә булыр иде.
Бер минут ял – күз ачып йомган ара гына. Көрәшчеләрне кабат келәмгә чакырдылар. Иңбаштагы сөлгеләр кабат билләргә ятты. Мәйданны тартылган кыл кебек тагын киеренкелек биләп алды. Хәтта җил дә исүеннән туктаган шикелле тоелды. Җанатарларның борчылуы күптән йөзләренә чыккан иде инде. Кем кемне? Бу халәт озакка бармады. Булат, грек мифологиясендәге Антей кебек, туган туфрактан көч алдымы, мәче тизлегендә кискен генә монгол егетен күтәреп алды һәм, көндәше аңышканчы, селтәп, сыртына да салды!
Бу минутларда май кояшыдай балкыган җанатарларның шатлыгын тасвирлау өчен сүзләр дә, язар өчен кәгазь дә җитмәс иде. Барысы да дәррәү аягүрә басты. Кемдер котырып кул чабарга тотынды. Кемдер йодрыкларын һавада селки-селки, тыпырдый башлады. Кемдер бөтенләй таныш түгел кешене кочаклап үпте. Трибунада утырган җитәкчеләр, мәртәбәле кунаклар, ихтыярсыз, аягүрә бастылар. Дөньяларын онытып кул чабарга, бер-берсенең кулларын кысарга тотындылар. Тамаша инде, чын тамаша! Сирәк була торган ихлас тамаша иде бу.
Шулай итеп, Булат бу мәртәбәле дөньякүләм бәйгедә үз үлчәвендәге көрәшчеләрнең барысын да җиңеп, 25 яшендә Дөнья чемпионы исемен яулады! Бу – татар көрәшчеләре арасында иң зур казаныш!
Бу урында, үзеннән-үзе, күренекле шагыйрь Зөлфәтнең:
Томырылдык көрәш уртасына
Сабан туе атлары сыман.
Безнең мәйдан – шаулы планета,
Без көрәшче халык затыннан! – дигән шигъри юллары хәтердә яңара. Әйтерсең, шагыйрь йөрәге якташларының планета шаулатып мәйдан тотасын, татар данын еракларга таратасын алдан ук фаразлаган...
Эпилог
Үз әхлак кодексы белән яшәүче мөслимлеләргә рәхмәт! Район үзәгендәге бер урамга данлыклы көрәшче Булат Вәлиев исемен биргәннәр. Зат – затка, тилчә – тамырга, ди. Киләчәктә келәмгә Вәлиев фамилияле көрәшчеләр чыкса, белеп торыгыз: алар – Сәет батыр токымыннан!
Язманың башы: https://muslumirc.ru/news/dustym-kitap/saet-batyr-tokymnary-1753271118
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев