Кан басымын контрольдә тотучы даруларны бары тик табиб кына билгели ала
Канда холестерин күләменең югары булуы да инфаркт һәм инсульт куркынычын арттыра
Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 62 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шалтыратуларның күбесе йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле.
“Кан басымы югары икән, яшәү рәвешен үзгәртергә: тоз куллануны киметеп, сәламәт туклануга күчәргә һәм физик активлыкны арттырырга кирәк. Кан басымын контрольдә тотучы даруларны бары тик табиб кына билгели ала. Канда холестерин күләменең югары булуы да инфаркт һәм инсульт куркынычын арттыра. Шикәр чире дә көннәрдән бер көнне инфарктка яки инсультка китерергә мөмкин. Йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәт булсын өчен туклану рационы зур әһәмияткә ия. Ул җиләк-җимешкә һәм яшелчәләргә, ярмалардан әзерләнгән ризыкларга бай булырга, майсыз ит, балык һәм ногыт борчагын үз эченә алырга тиеш. Тоз, шикәр һәм май куллануны чикләргә кирәк. Симезлектән интегүче кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм сәламәтлеккә бәйле проблемалар аеруча еш күзәтелә”, – ди район поликлиникасының участок табибы Зирәк Фәрхетдинов.
Фото: Татар-информ
Нет комментариев