Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

30 сентябрь. Ике көндә – 345 тонна!

“Маяк” колхозы механизаторлары шикәр чөгендере алуны тиз тоттылар. Соңгы вакытта көн саен 13-15 гектардан артык татлы тамыр казылды. Нәтиҗәдә 180 гектар биләгән бу культураның уңышын җыю кыска срокта төгәлләнде. Хәзер хуҗалык хезмәтчәннәре бөтен көчләрен шикәр чөгендере сату темпын тагын да күтәрүгә юнәлдерәләр. Колхоз 27-28 сентябрь көннәрендә генә дә дәүләткә 345 тонна чимал җибәрде. Яр Чаллыдагы икенче автомобиль хуҗалыгыннан ярдәмгә килгән шоферлар В. Луконин, Н. Малахов, И. Тетрятников иптәшләр аеруча өлгер йөриләр. Алар Мөслимдәге кабул итү пунктына һәр көнне уннарча тонна татлы тамыр китерәләр.

А. Әюпов.

Фото – «Мөслим-информ»


Нет комментариев