Баек кызын зурлады
Синең балаларың, Мөслим!

Баек кызын зурлады

Баекта шагыйрә, СССР һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Бәллүр каләм” иясе, С. Сөләйманова һәм Һ. Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Мөслим районының мактаулы гражданины Шәмсия Җиһангирова туып-үскән йортка элмә такта куелды

Шәмсия Җиһангирова 1951нче елның 28 февралендә Баек авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне Казан шәһәрендәге 10нчы интернат-мәктәптә ала. 1969-1974 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый.

Диплом алгач, Татарстан китап нәшриятына эшкә килә. 1975-1980 елларда гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә яши, балалар бакчасында мөдир булып эшли. 1981 елда ул гаиләсе белән Казанга кайта һәм яңадан китап нәшриятына эшкә урнаша. Биредә 1988 елга кадәр хезмәт куеп, өлкән мөхәррир дәрәҗәсенә күтәрелә.

Аннан ТР Мәдәният министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәни агарту үзәгендә уку-укыту бүлеген җитәкли. 1992 елда аны Татарстан дәүләт радио комитетына эшкә чакыралар һәм 2002 елга кадәр ул музыкаль тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли.

“Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе эшли башлагач, Шәмсия ханым радиода баш мөхәррир була. 1996 елда аңа “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелә. 

Ш. Җиһангирова яшәгән йортка элмә такта кую тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин, шагыйрәнең туганнары, дуслары, каләмдәшләре катнашты. Район башлыгы Шәмсия ханымга туган авылын, Мөслим районын танытуда куйган хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде, райондашларының аның белән горурлануын белдерде. 

– Балага тәрбия һәм сәләт туган җирендә, гаиләдә бирелә. Шәмсия апабыз шушы йортта туып-үскән. Баек чишмәләренең суын эчеп, болыннарында уйнап үскән шәхес әти-әнисеннән, туганнарыннан, авылдашларыннан матур сыйфатлар алган. Баекта үткән һәр мизгеле, кичерешләре Шәмсия апаның шигырьләрендә урын алган. Кайда гына булсагыз да, кем генә булып хезмәт итсәгез дә, сез – безнеке, Мөслимнеке һәм Баекныкы! Без сезнең белән горурланабыз! Сезне зурлаганда, Мөслимне дә сезнең белән янәшә куябыз. Мөслимне данлавыгыз, олылавыгыз өчен тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип, Альберт Хуҗин якташыбызга чәчәкләр тапшырды.

Римма Афзалова фотосы.
Римма Афзалова фотосы. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 2 октябрь саныннан укыгыз.


Нет комментариев