«Курай» паркында Гыйлем бәйрәме үтте
Дин вә вөҗдан

«Курай» паркында Гыйлем бәйрәме үтте

Быел ул «Дөнья якты көн белән, адәм якты белем белән” шигаре астында узды

Мөхтәсибәт уздырган чарага район үзәге мәктәпләрендә гыйлем үзләштерә башлаган беренче сыйныф укучылары чакырулы иде.

Гөлназ Җәлилова фотолары. 
Гөлназ Җәлилова фотолары. 

Быел бәйрәм бишенче тапкыр оештырылды. Чара катнашучыларны Мөслим районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Бәдретдинова, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин сәламләде һәм изге теләкләрен җиткерде.

Гөлназ Җәлилова фотолары. 
Гөлназ Җәлилова фотолары. 

Балалар төрле кызыклы уеннарда, мастер-классларда, ярышларда катнашты. "Яшьлек" спорт мәктәбе белгечләре берничә мәйданчыкта эстафеталар оештырды. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре махсус буяу һәм калып ярдәмендә тукымага бизәк төшереп кулъяулык ясарга өйрәтте. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре быелгы чарада китап күргәзмәсеннән фотозона булдырганнар, нәниләр кәгазь стаканнардан бүләк өчен тартма ясарга өйрәнде. Сәнгать мәктәбе укытучысы Ралина Искәндәрова балаларны гитара белән таныштырды, рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Гөлназ Талипова балавызлы карандашлар ярдәмендә көзге яфраклар ясау буенча осталык дәресе уздырды.

Бәйрәм азагында балаларга һәм мөгаллимнәргә мөхтәсибәт бүләкләр таратты.

Гөлназ Җәлилова фотолары. 


Нет комментариев