Кичә Рус Шуган авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне узды
Өлкәннәр ункөнлеге

Кичә Рус Шуган авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне узды

Кунаклар чәй өстәле артында үзешчәннәр әзерләгән концертны карап ял иттеләр

Кичә Рус Шуганы авылы мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Кунаклар чәй өстәле артында үзешчәннәр әзерләгән концертны карап ял иттеләр. Һәр номерны алкышлар белән каршы алдылар. Концерттан соң кунаклар үзләре дә гармунга кушылып яшьлек вакытларындагы җырларны башкардылар, ялындырып тормыйча биергә дә чыктылар. Бәйрәм күңелле һәм күтәренке рухта узды. Бәйрәм мизгелләре өлкәннәребез күңелендә якты истәлекләр калдырыр дип өметләнәбез, - дип хәбәр итәләр Рус.Шуган авылы мәдәният йортыннан.

Фото – Рус Шуган мәдәният йортыннан. 


Нет комментариев