Кыйбласына тугры иҗатчы
Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә шагыйрә Шәмсия Җиһангированың юбилеена багышланган чаралар үтте
Иҗат кичәсе Шәмсия Җиһангированың “Яшел гармун” әсәреннән өзек белән башланды. Тамашачылар артистлар белән бергә шагыйрәнең балачак истәлекләрен барлады. Ш. Җиһангирова шигыренә иҗат ителгән “Мөслимем” җырыннан соң район башлыгы Альберт Хуҗин якташыбызга тәбрикләвен җиткерде.
– Бу көннәрдә Мөслимдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрен генә түгел, Татарстан язучыларының чираттан тыш корылтаен да уздырырга мөмкин, чөнки бу кадәр саллы әдипләрне Казанда да бергә җыю авыр, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. – Шәмсия Гатуфовна һәрвакыт туган ягына тугры булды. Туган җирен нечкә тоемлап яратты һәм үзен һәрвакыт Мөслим районының Баек авылы кызы дип игълан итте. Сезне хөрмәт итеп, яратып, якташларыгыз залны шыгрым тутырып сезне котларга җыелган. Каләм иясе өчен туган ягында аны зурлауларын күрү – үзе бәхет. Шәмсия ханым – татар әдәбиятында, мәдәният дөньясында үз йөзен булдырган милләтпәрвәр шәхес. Кыйбласына тугры булып, бүгенге көндә дә иҗаты белән сөендерә. Иҗатыгыз, чын татар кызы булуыгыз өчен рәхмәтебезне җиткерәм. Сез халкыбызга, безгә кирәк! – дип, Данис Шакиров якташыбызның иңнәренә Ырынбур шәлен япты.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Шәмсия Җиһангировага берьюлы ике медаль тапшырды: Һади Такташ исемендәге әдәби премиянең медале һәм “Әдәби казанышлар өчен” медале.
– Шәмсия поэзиясенең бөтен көче – энергия ташып торуда. Һәр шигырендә вак детальләр күп. Шигырьләрендә тормыш кайнап тора, чөнки Шәмсиянең үзеннән энергия ташый. Аның иҗатына дөньяны ихластан ярату хас. Шәмсиянең бөтен яшәеше шулай. Бары шулай гына кеше халык мәхәббәтенә ирешә ала, – диде якташыбыз, язучы Фоат Садриев, юбилярны котлап.
Римма Афзалова фотолары
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 2 октябрь саныннан укыгыз.
Нет комментариев