Карарыгыз дөресме?
Актуаль

Карарыгыз дөресме?

Социаль пакеттан файдаланучыларга сайлау вакыты җитте.

Социаль пакет ул – ташламаларга хокукы булган категорияләргә дәүләт хисабыннан дарулар һәм медицина эшләнмәләрен бушлай алу мөмкинлеге. Социаль пакет сугышта катнашучыларга, вафат булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләре инвалидларына, барлык группа инвалидларга, шул исәптән балаларга, Ленинград блокадасында катнашучыларга, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга каралган. Ташламага ия булучыларның 90 проценты – инвалидлар.

– Бүгенге көндә җирлектә ташламаларга хокуклы 2223 кеше бар. Дарулардан баш тарткан райондашларның саны – 1216 кеше. Социаль пакеттан баш тартуның куркыныч ягы бар: чир кинәт кискенләшеп китә икән, дәүләттән бушлай дарулар алуга өмет итә алмыйсың. Кешенең бер ел эчендә карарны үзгәртү хокукы юк, шуңа күрә табиблар айлык 1405 сум акчага алданмаска киңәш итә, чөнки авыру көчәеп, дәвалану кирәк булганда, дарулар бу суммадан йөзләрчә тапкыр кыйбаткарак төшәргә мөмкин. Гаризаны Россия социаль фондының клиентлар хезмәтендә, “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша яки күпфункцияле үзәктә тапшырырга мөмкин. Ярдәмнең быел сайланган формасы киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк, – ди Социаль фондның Мөслим районында клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Ташламалы дарулар урынына акчалата компенсация сайлаган кешеләр ай саен 1405 сум акча ала. Бу – бер елга якынча 16 мең сум, дигән сүз. Әлеге сумма кызыгырлык түгел. Кайбер авырулардан дәвалану бәясе бу суммадан меңнәрчә тапкыр югары булырга мөмкин.

– Онкологик авырулар турында сүз барганда, дәвалану чыгымнары якынча 10 миллион сум тәшкил итә. Бу әле чик түгел, кайбер препаратларның бәясе тагын да югарырак. Шикәр чирен дәвалау 400 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Әмма бу сан да шартлы, чөнки без диабетның үзен дәвалауга киткән даруларны гына исәпли алабыз. Авыруның өзлегүләрен дә дәваларга туры килсә, чыгымнар берничә тапкыр арта, – ди табиблар.

2026нчы елның 1 февраленнән социаль пакет җыелмасының тулы күләме айга 1825,25 сум тәшкил итә. Бу сумма аерым хезмәтләр бәясеннән тора: 1405,85 сум – дарулар, медицина эшләнмәләре, дәвалау туклануы; 217,48 сум – шифаханә-курорт дәвалануы, 201,92 сум дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен каралган.

– Мин социаль хезмәтләр җыелмасын сайлыйм. Элек тә шулай булды. Социаль пакеттан бервакытта да баш тартмадым. 2021 елда бик катлаулы операция кичердем: үпкәдә яман шеш таптылар. Даими дәвалану өчен кыйммәтле дарулар кирәк. Социаль пакет нигезендә даруларны бушлай алам. Моннан тыш шифаханәләргә йөрим, анда да тернәкләнүне бушлай үтәм. Минем өчен социаль пакет акчадан күпкә файдалырак, – ди райондашыбыз Хәмит Харисов.

Ташламалардан баш тартып, акчалата форманы сайлау – җыелманың тулы бәясен алу дигән сүз түгел. Мәсәлән, дарулардан баш тартып, бары тик юл акчасын гына алырга телисез икән, шушы хезмәт өчен каралган 201,92 сум гына биреләчәк. Социаль хезмәтләр җыелмасы – вакыт белән сыналган система. Ул гражданнарны кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итүне гарантияли.

Фото: Мөслим-информ


Нет комментариев