Ялгышларны да кисәтергә кирәк!
Иминлек

Ялгышларны да кисәтергә кирәк!

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен төрле чаралар үткәрелә

Дәүләт автоинспекциясенең Мөслим бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге юнәлештә актив эш алып бара. Бүлек җитәкчесе Феликс Мәгъданов билгеләп үткәнчә, җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында эшчәнлек тукталып тормый.

– 28 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр “Җәяүле” операциясе үткәрелә. Операция барышында төп игътибар җәяүләрнең юлны тиешле урыннардан гына чыгуына, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирүенә, халыкның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәвенә биреләчәк. Юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакырабыз. Көзге чорда һава торышы тотрыксыз, караңгы да тиз төшә. Шуңа җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә аеруча игътибарлы булу мөһим. Машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүенә җиткәндә тизлекне киметергә кирәк. Җәяүлеләр юлны җәяүлеләр кичүеннән генә чыгарга бурычлы. “Юл хәрәкәте иминлеге” атналыгының төп максаты да – җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү, балалар арасында аеруча юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау. Бу чорда ЮХИДИ инспекторлары җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуына каршы эшне тагын да көчәйтәчәк, – диде ул.

Көн кыскарган чорда яктылык кайтаручы элементлар куллану аеруча мөһим.

– Яктылык кайтаручы элементлар (фликерлар), автомобиль фаралары яктыртканда, ак төскә керә. Статистика буенча җәяүлеләрне таптату – юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган төре. Мондый һәлакәтләрнең төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки машина йөртүче автомобиль юлына чыккан кешеләрне күрмәсәк мөмкин. Моңа уңайсыз һава шартлары: яңгыр, җепшек кар, томан да сәбәп була. Яктылык кайтаручы элементны файдалану җәяүлене таптау куркынычын 65 процентка киметә. Начар һава шартларында һәм аеруча караңгы вакытта юлда күренеп тору аеруча мөһим. Яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булган очрашуларда да аңлатабыз. Балалар һәм әти-әниләр арасында аңлату эшләрен даими алып барабыз, – ди Феликс Мәгъданов.

Яктылык кайтаручы элементларны, брелокларны, беләзекләрне сату нокталарыннан алырга мөмкин. Фликерлар куллану өчен иң кулай урыннар – күкрәк һәм ботлар. 140 сантиметр озынлыктагы балага фликерлар беркеткәндә, рюкзакка, җиңнәрнең өске өлешенә, баш киеменә урнаштыру зарур. Кеше велосипедта хәрәкәт итә, үзе янында бала арбасы яки чана бар икән, фликерларны транспорт чараларына да урнаштырырга кирәк.

Мөслим районында җәяүлеләр катнашында яктылык кайтаручы элементлар кулланмау нәтиҗәсендә һәлакәтләр теркәлгәне юк. Сакланганны гына саклармын, ди халык мәкале. Җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр игътибарлы һәм сак булганда, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә генә бәлаләрне һәм һәлакәтлрәне булдырмаска мөмкин. Игътибарлы булсак иде!

 


Нет комментариев