Бу көнне Мөслимдә
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

28 сентябрь. Беренче булып. 

Киров исемендәге колхозның Мөслим бригадасы 28 сентябрь көнне шикәр чөгендере алуны төгәлләде. Уңыш җыйнауда Заһит Мөхәммәтҗанов звеносы нәтиҗәле эшләде, КС-6 һәм БМ-6 машиналарының җитештерүчәнлеге югары булды. Татлы тамырны дәүләткә тапшыруны тизләтүдә Мөслим урта мәктәбе коллективының өлеше зур. Кагатлар янында көн саен 700-800 укучы эшли. Балалар чөгендерне кисеп һәм чистартып, төяп торалар. Көн саен 1000 центнердан артыграк татлы тамыр озатыла. Безнең максат – чөгендер хәзерләү планын шушы атна ахырына үтәп чыгу. Барлык агрочараларны сыйфатлы һәм вакытында башкару нәтиҗәсендә уңыш мул булды.

Д. Хафизов, комплекслы бригада бригадиры.

Фото – «Мөслим-информ»


Нет комментариев