Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Әдәби минутлар

Сәет батыр токымнары

Тарих чоңгылларын актарсаң, һәр төбәкнең горурланырлык батырлары калкып чыга

Башлангыч сыйныфларда гына укучы ике улы белән тол калган Энҗегә ул көнне кояш тотылгандай булды. Көтмәгәндә башына төшкән бу кайгыдан сынсыз калып, чәүчәләк хатыннар кебек чәчләрен йолкый-йолкый илереп еларга тотынмады, алъяпкыч итәген йөзенә каплап тын гына үкседе. Үзәк өзгеч сулкылдауга буйсынып, хатынның иңбашлары җиңелчә генә тирбәлеп-тирбәлеп ала иде. Йә Раббым! Ялгызым балаларымны ничек аякка бастырырмын да, ничекләр кеше итәрмен?!

 

Иренең җидесен үткәргәннән соң ул, таянычы бар чагында ризалашмаган эшкә – дуңгыз фермасына китте. Хәзер аңа хуҗалык эшләре дә өелде. Сыгылсаң да сынмаска кирәк! Ялгыз калган минутларда алъяпкыч итәген күз яшьләренә чылаткан чаклары да булгандыр. Ни хәл итәсең, беркемнең дә йөрәге таш түгел. Кайгы килгәндә син хисләргә баш түгел. Ярый әле, уллары ялкау булмады. Хуҗалыкта ни кушса, шуны җиренә җиткереп эшләделәр.

 

Ул аларның көрәш белән мавыгуларына да сүз әйтмәде. Уку калдырып, эштән качып йөрмиләр ич. Йөри бирсеннәр! Тәмәке тартып, тәртип бозып кына йөрмәсеннәр.

 

Ялгыз тормыш никадәр генә авыр булмасын, үз җае белән барганда, дөньяның асты өскә килде. Колхозлар таралды. Таркаттылар дисәң, дөресрәк тә булыр әле. Колхозлар белән бергә терлек абзарларын да туздырдылар. Малларны каядыр алып киттеләр. Күп кеше, шул исәптән, Энҗе дә эшсез калды. Хәзер нишләргә? Кая барырга? Кемнән дә булса ярдәм көтәрлек түгел. Һәркемнең үз хәле хәл. Үз кайгысы баштан ашкан. Кайгы агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри шул. Ничек очын очка ялгарга белми, ары барып, бире сугылып йөргән Энҗене, Зиннурның хөрмәтле укытучы, яшьләргә остаз булганын истә тотып, мәктәп ашханәсенә эшкә алдылар. Ул карулашып тормады – кая кушсалар шунда эшләде. Повар да булды, кирәк икән каравылда да торды. Балаларын ач-ялангач итмәде, тәрбияләде, үстерде.

Өлкәне Зөлфәт аттестат алу белән, әнисенең: “Улым, гомер буе көрәшеп йөри алмассың, бер төпле һөнәр алырга кирәк”, – дигән киңәшен тотып, Әлмәттәге муниципаль институтның экономика факультетына укырга керде. Әнисе улын укырга озатканда тагын бер мәртәбә:

– Улым, ишетсен колагың, хәзер сиңа уку турында гына уйларга кирәк. Көрәш белән мавыгуларыңны ташларга вакыт, – дисә дә, көрәш “җене” кагылган егетнең йөрәге бер атна түзде микән? Юктыр! Лекцияләрдән соң ул спорт сараен эзләп китте.

 

Һо-о! Әлмәтнең спорт сарае! Үзе биек, үзе киң! Көрәш залы да авыл мәктәбендәге шикелле генә түгел. Ул залга кергәндә, трико чалбардан гына калган егетләр берьюлы берничә келәмдә пыр тузып бил алышалар иде. Берничә егет, келәм бушаганын көтеп булса кирәк, стена буендагы эскәмиядә утыра. Бәләкәй буйлы, какча гәүдәле Зөлфәтне күргәч, аның авыл малае икәнен чамалап, көлемсерәп куйдылар. Харап көрәшче, янәсе! Ни гәүдәсе, ни кыяфәте, имеш!

 

– Әй, малай, җиңел атлетика белән күрше залда шөгыльләнәләр. Шунда бар! – дип тә куйды берсе, астыртын гына елмаеп.

– Юк, мин көрәш секциясенә язылырга килдем.

 

Ул чорда яшьләрне татарча көрәш серләренә атказанган тренер Салават Йосыпов өйрәтә иде. Беренче күнегүләрне әтисеннән алган егеткә (булырдайның адымыннан ук билгеле булгандыр) остазы шунда ук игътибар итте. Күп тә үтми ул аны Әлмәт җыелма командасына алды. Күңелләрен көнчелек корты “кимергән” кайбер егетләр Зөлфәткә кырын карый башлады: “любимчик”, янәсе. Арадан берсе (кирәк бит!) үпкәсен тренерның үзенә дә әйткән.

 

– Һе, мин аннан алдарак йөри башладым дисең инде, ә! Шәләй-вәләй, эленке-салынкы йөрү генә җитми, энем, өйрәнү кирәк, – дигән аңа Салават абыйлары. – Ә син, егылсаң, театр-га җыенган кеше шикелле тизрәк өс-башыңны кага башлыйсың. Келәмгә чыккач, тузаннан куркырга түгел, бер пот тоз ашарга кирәк. Остарып җиткәч, командага сине дә алырбыз. Борчылма!

Ә чырыш Зөлфәт, кая гына барсалар да, остазының йөзенә кызыллык китермәде. Шуннан соң аңа Татарстан җыелма командасында бил алышу насыйп булды. Һәм, Аллаһның рәхмәте – 20 яшьлек егет 65 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында республика күләмендә өченче урынны алды!

 

Салават абыйсы, аны дәртләндереп, аркасыннан какты. Тәҗрибәле остаз шәкертенең кимчелекләрен дә күздән ычкындырмаган:

– Көрәш ул, энем, бил алышу гына түгел, ул – сәнгать! Мондый мәртәбәле бәйгеләргә һәр төбәк иң оста көрәшчеләрен алып килә. Син бүген күбрәк яшьлек кайнарлыгы белән алдырдың. Зәй егетен җиңгән булсаң, финалга чыга идең. Ә бүген ул егет каударланмады, остарак көрәште. Бил алышканда, энем, көндәшеңнең ни уйлаганын сулышыннан ук чамаларга, аның һәр хәрәкәтенә, һәр омтылышына әзер торырга кирәк. Сөлге тотып келәмгә чыккансың икән, мәче кебек сизгер булырга, мускулларыңны гына түгел, башыңны да эшләтергә кирәк.

Остазы, аңладыңмы дигән шикелле, имән бармагын җиңелчә генә һавада селкеп алды:

– Киләсе елга тагын да яхшырак әзерләнергә кирәк.

 

Яхшырак дип әйтү генә ансат. Стипендия алыр өчен аңа бит әле яхшы укырга: зачетларны – вакытында, имтиханнарны “яхшы” билгеләргә тапшырырга да кирәк. Ике куянның койрыгын тоту җиңел түгеллеген Зөлфәт үзе генә белә. Андый чакта әнисенең колагына “киртләп” әйткән сүзләре уйландыра. “Әллә инде...” – дигән икеләнү хисләре баш калкыта. Әмма, тренировка көннәре җитсә, спорт сарае аны магнит сыман үзенә тарта.

 

Остазлары кайбер буыны сыекларны:

– Энем, бар әле, авылыңа кайтып, берәр җәй көтү көт. Аннан соң килерсең, – дип кире борганда, Зөлфәтне үз баласы шикелле аркасыннан кагып үсендереп тора. Ничек көрәшне ташлыйсың инде?!

 

Аннары… Кеше гомерендә хыялый һәм кабатланмас яшьлек еллары да бар бит әле. Ә яшьлекнең игезәге – мәхәббәт! Ул әлмисактан бирле килә. Кеше тормышында котылгысыз. Ул синең кем булуыңа карамастан, үзенекен итә, күңелеңә кереп оялый. Егет булып, юктан да кызык табып чыркылдашкан кызларга ничек игътибар итмисең инде?! Араларында күзең төшкән кыз да булса, аларның чыркылдашуы күгәрчен гөрләгән кебек тоела. Ә мәхәббәт бураннарында адашкан егеткә ул инде былбыл сайравына әйләнә. Сине сихри дөньяга алып китә. Котылырмын димә!

 

Ә Азнакай кызы белән алар очраклы гына таныштылар. Зөлфәт күнегүләрдән соң биреләсе зачетлары, имтиханнары турында уйлана-уйлана ишеккә якынлашты. Тизрәк тулай торакка кайтып, шуларга әзерләнергә иде исәбе. Ул арада гимнастика залыннан атылып чыккан кыз да, кабаланып, ишеккә ташланды. Икесенең дә алданрак чыгасы килеп, ишек катында иңбашлары бәрелеште.

– Если на свидание торопишься, ты уже опоздал. Смотри на часы! – диде кыз төксе генә.

– Юк. Минем зачетларга әзерләнәсем бар.

– А-а, булачак академик! – диде кыз, көлемсерәп.

Зөлфәт кызның ирониясен колагы яныннан гына үткәреп җибәрде:

– Гафу итегез! Ялгыш.

Кызга Әлмәтнең икенче читенә кайтасы. Аңа соңгы троллейбуска өлгерергә кирәк. Бәлки, инде соңга да калгандыр. Мизгел эчендә аның күңелен фаразлар дулкыны айкап узды. Укып та йөри, спорт белән дә шөгыльләнә. Димәк, начар егет түгел. Ә, бәлки, машинасы да бардыр.

– Егет, син машина беләнме әллә? Троллейбуслар туктагандыр инде. Мине поселокка илтеп куй әле, – диде ул, урамга чыккач, сынаулы карашын егеткә төбәп.

Зөлфәтнең йөрәген кыенсыну катыш кимсенүле хисләр ташкыны чеметтереп узды. Хәзерге заманда егет кешенең машинасы булырга тиештер, анысы. Авылдан килеп укый гына башлаган егетнең каян килеп машинасы булсын инде?! Әтисе исән булса, һичьюгы, “Запорожец” яисә “Ока” кебек “тачка”сы булыр иде дә бит. Ни хәл итәсең... Әтисен юксыну хисе аның күңел кылларына кагылып узды. Кыз алдында аңа уңайсыз булып китте. Шулай да сер бирәсе килмәде:

– Миңа дигән машинаның рудасын Урал тавыннан чыгарып кына йөриләр шул әле. Ну, диплом алган көнгә әзер булачак, диделәр. Әйдә алайса, мин сине такси белән озатып куям.

 

Ярый әле, Зөлфәтнең кесә төбендә кичә базарда бәрәңге бушатып эшләгән “шабашка” акчасы бар иде.

Нәфис гимнастика түгәрәгенә йөрүче Гүзәл белән алар әнә шулай танышып киттеләр. Мәхәббәт ул сулган гөлләрне дә чәчәк аттыра, корычны да балавызга әйләндерә, дип юкка гына әйтмәгән инде акыл иясе. Шул көннән башлап, спорт сараеның тарту көче бермә-бер артты!

 

Ә күнегүләрне Зөлфәт яшьлек кайнарлыгы белән тагын да тырышыбрак дәвам итте. Тәҗрибәле көрәшчеләрнең техникасын, алымнарын өйрәнде, хәтеренә сеңдерде. Келәмдә, кем әйтмешли, чиләк-чиләк тир түкте. Тозын аерсаң, (Салават абыйсының яраткан сүзе!) бер пот кына булмагандыр!

 

Нәтиҗәдә ул, 2001 елда Татарстан беренчелегендә финалга чыгып, икенче урынны яулады! Ә 2002 елда инде аңа тиңнәр табылмады. Ул, барлык көндәшләрен дә чиста җиңеп, республика чемпионы исемен алды! Шул ук елда Россия беренчелегендә икенче урынга чыкты! Аңа “спорт мастеры” дигән мактаулы исем бирелде.

 

Татарча көрәш буенча Муса Җәлил призына уздырыла торган мәртәбәле ярышларда Зөлфәт 2001, 2003 елларда батыр калды. Ул 65 килограммга кадәрге авырлыктагы көрәшчеләр арасында республика күләмендә ике мәртәбә (2001, 2003 елларда) көмеш медаль алды. Ике тапкыр (2002, 2004 елларда) Татарстан чемпионы булды.

Сокланырлык уңышка ирешкән Зөлфәткә карата, “кечкенә дә, төш кенә” дигән мәкаль суйган да каплаган инде. Танылган көрәшче бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яши. Сөеклесе Гүзәл белән өч кыз, дүрт малай үстерә. Өлкән улларын җитәкләп, спорт сараена барырга да вакыт таба.

– Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, – ди ул. Бу – аның тормыш девизы.

 Дәвамы бар.

 

Фәтхулла Абдуллин

 

Язманың башы: https://muslumirc.ru/news/dustym-kitap/saet-batyr-tokymnary-1752057156

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев