Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Әдәби минутлар

Сәет батыр токымнары

Тарих чоңгылларын актарсаң, һәр төбәкнең горурланырлык батырлары калкып чыга

Бүгенге Балык Бистәсе төбәгендә яшәгән баһадир гәүдәле Йосыф, сабантуйлар батыры булуы өстенә, кайда өммәттәшләрен кыерсыталар, шунда барып аларны яклый торган булган. Ишек тупсасына утырып, явызларга гадел хөкем чыгарган. Әзмәвердәй егеткә каршы чыгучы да, каршы сүз әйтүче дә булмаган. Чөнки “ә” дигәнче ботарлап ташлавы бар!

Буа төбәгендә яшәгән Сабирҗан батырның тормышы да гыйбрәтле. Заманында Суыксу лашманнар авылы булганлыктан, анда авыр хезмәттә чыныккан кешеләр яшәгән. Авылдан бик күп Сабантуй батырлары чыккан. Ул чорда волость үзәге Суыксуда Сабантуйлар бик тантаналы үткән. Бәйрәмгә күрше чуваш батырлары да килә торган булган. Алар зур гәүдәле булганга “Чүмәлә” кушаматы йөрткән Сабирҗан белән көрәшергә теләр-теләмәс кенә мәйданга кергәннәр. Чөнки ул көрәшкән вакытта чуваш батырының чабата башына басып:

– Җәмәгать, карагыз әле моны, тамыр җибәргән бит, – дип, халыкны көлдереп ала торган булган. Шуннан соң гына, чабата киндерәләрен шытырдатып өзеп, көндәшен күтәреп алган һәм баскан килеш кенә иңбашы аша чөеп, батыр калган!

Көрәшче Сабирҗан тормышта олаучы хезмәтен башкарган. Казан, Сембер, Канаш шәһәрләреннән товар ташыган. Кешеләр йөрткән.

Бервакыт ул, арбасына утыз пот ашлык төяп, Тәтешкә барырга чыккан. Аңа юл өстендәге Кыят аша үтәргә кирәк. Ә Кыят авылы Зөянең таулы ягына урнашкан. Зөя аша чыгып тауга менә башлагач, ат туктап кала. Алай гына да түгел, йөк авырлыгыннан артка чигеп, тау астына ук төшеп китә. Сабирҗан югалып калмый, атын тугарып, арбаның артына бәйли һәм үзе ике тәртә арасына кереп, әкрен генә йөкле арбасын тартып тауга менеп китә! Тауга менеп җиткәч, аты янына килеп, маңгай тирләрен сөртә-сөртә:

– И, бичара хайван, моны син түгел, үзем дә көчкә тартып мендем, – дип сөйләнә икән.

***

Менә бүген дә ир-атларның бар игътибары – көрәш мәйданында. Борчулары йөзләренә чыккан. Кем батыр калыр да, кем иңбашына тәкә салып мәйдан әйләнер? Һаман шул килмешәк Минзәлә урысымы? Әллә инде берәр тәвәккәл егет табылырмы?

Минзәлә егете әлегә мәйдан тирәсендә күренми. Ул квас сатучы Ольгино марҗалары тирәсендә кайнаша. Аларга өзек-төтек кенә нәрсәдер әйтеп ала да тыңлаган атлы булып тынып кала. Кызыксынып, тирәсендә бөтерелгән малайлардан берсенең борынын кысып алырга да өлгерә. Шаярта да белә икән, каһәр! Ул мәйданга, үз бәясен белеп, “иң-иңнәр” калгач кына чыгачак инде.

Көрәш мәйданында әлегә малайлар “бил алыша”. Арадан берсе көндәшенең биленә сөлге салганын көтмичә, каударланып күтәрмәкче була. Тегесенең дә бирешәсе килми. Бөтерелә торгач, икесе дә чирәмгә тәгәри. Тамашачылар аларның “көрәшен” мыек астыннан гына елмаешып күзәтәләр.

Малайлардан башланган көрәш әкренләп – үсмерләргә, аннан соң өлкәннәргә күчте. Көрәшчеләр бер-бер артлы чыга тордылар. Осталар, гайрәтлеләр ега тордылар. Ахыр чиктә мәйдан уртасында “иң-иңнәр” генә торып калды. Баһадир гәүдәле Минзәлә егете, чыннан да, гайрәтле иде. Көндәшләрен бер-бер артлы чөйде дә мәйдан уртасында ялгызы басып калды. Тәкәббер генә бөеренә таянып тора бирде. Әйтерсең, дөнья кендеге!

Өметләре сүнә башлаган аксакалларның йөзенә кара коелды. Алар ни әйтергә, ни кылырга белми сүзсез-өнсез калдылар. Өммәттәшләребезнең буыннары шулай сыекланды микәнни!? Йа, Раббым! Гөнаһларыбызны кичер! Ярдәмеңнән ташлама!

Минзәлә батырына каршы чыгарга беркем дә җөрьәт итмәсенә тәмам инанган хөкемдар як-ягына каранып, сыек тавыш белән генә:

– Батырга каршы чыгучы юктыр инде, – дип куйды.

Шулчак халык төркеменнән Салих хәзрәт:

– Рөхсәт булса, Аллага тапшырып, тәвәккәлләп карыйк әле, – дип аваз салды.

Җыйнак кына сакал-мыек җибәргән, 40 яшьләр тирәсендәге хәзрәт салмак адымнар белән мәйдан уртасына чыкты. Иелеп, җирдә яткан яшел сөлгене кулына алды.

Мәйдан тирәли баскан халык төркеме берара умарта күче кебек гөжләп алды.

– Каян килгән?

– Кайсы авыл батыры?

– Каян килсә дә, йөрәге җитеп, көрәшкә чыккан бит әле!

– Ай-яй, малай, бу әзмәвергә каршы тора алыр микән?

– Шул куш йөрәкле булсаң гына инде.

– Каян беләсең, бәлки әле...

Кырыс тавыш сабырсызларның бәхәсенә чик куйды:

– Тавышланмагыз әле! Көрәшнең кызыгын югалтасыз!

Минзәлә егете, чыннан да, үгез кебек таза, гәүдәсе хәзрәттән бер башка калкып тора иде. Ул үзенә каршы чыккан хәзрәтне күргәч, чираттагы корбаны дип кабул итте. Чыраена мыскыллы кыяфәт чыгарып, ирен чите белән генә елмаеп куйды. Синең кебекләрне күргән бар, янәсе! Бу аның үз-үзен тотышында ук сизелеп тора иде.

Хәзрәт, гәрчә моңа кадәр күз чалымына китермәгән кеше булса да, үзенең ихласлыгын күрсәтеп, егеткә саф русча:

– Здравствуй, знаком! – дип, саф татарча күрешергә ике кулын сузды. Күңеле белән күптән инде мәйдан уртасында яткан тәкәне иңбашына салырга әзерләнгән егет:

– Какой я тебе знаком?! Мы с тобой...– дип, мыгырдап алса да, теләмичәрәк кенә сыңар кулын сузарга мәҗбүр булды.

Хәзрәт гәүдәгә егеттән кайтышрак булса да, төптән юан чыккан инсан иде. Егетнең кул чугы хәзрәтнең кушучына кереп югалды.

Сөлгеләр билгә яту белән, Минзәлә урысы шунда ук хәзрәтнең касыгына ике яклап баш бармакларын батырды. Салихның бөерен нидер чәнчеп алгандай булды. Кайсы җирең авырта, кул шуннан китми дигәндәй, андый чакта, ихтыярсыз, кешенең бар кайгысы авырткан җирне саклау була. Башка әгъзаларның сизгерлеге кими, яисә бөтенләй югала. Беләк сеңерләре дә йомшап китә. Ә көндәшеңә шул гына кирәк тә инде. Сизгерлегеңне югалтсаң, мизгел эчендә дөпелдәп сыртыңа төшкәнеңне сизми дә калырсың. Гадел көрәшчеләр алай эшләми. Бу – язылмаган закон. Димәк, бу егет аларның барысына да төкергән. Хәрәмләшү – аның өчен гадәти хәл.

Бу хәйләсе барып чыкмагач, ул хәзрәтнең аягын чалмакчы булды. Хәзрәт бу юлы да вакытында саклану чарасы күреп өлгерде. Байтак тартыштылар. Икесе дә кара тиргә батты. Сөлгеләр сыгып алырлык булды. Берсенең дә бил бирәсе килмәде. Бәйрәмгә җыелган халык бар кайгысын онытып, көрәш мәйданына өерелде. Сулышын кысып көрәшне күзәтте. Кем батыр калыр?! Һаман шул килмешәкме? Әллә инде… Түгәрәк мәйдан кысылганнан-кысыла барды. Күпләр күңеленнән генә хәзрәт өчен җанатып, сыкрап утырса, тора-бара эчтә кайнаган кайнар хисләр тыелгысыз көч белән тышка бәреп чыкты.

– Билеңне бирмә! Хәзрәт, билеңне бирмә!

– Уяу бул!

– Билеңне!.. – дип, хәзрәтне дәртәләндереп кычкырган авазлар ешайды.

Хәзрәт җиңүнең җиңел булмаячагын чамаласа да, көндәше аны әллә ни каршылык күрсәтә алмас дип ышанган иде. Әмма ул уйлаганча килеп чыкмады. Хәзрәт егетнең һәр адымына уяулык күрсәтте. Ул корган тозактан ычкына торды. Минзәлә егетенең чыраендагы тәкәбберлекне дә маңгаеннан аккан тирләре юып төшерде. Шулай булса да, егетнең эче тулы мәкер икән. Берара ул бирешкән атлы кыланып, хәзрәтнең күкрәгенә төшмәкче булды. Үгез гәүдә мамык мендәр түгел. Аның бу хәйләсе барып чыкса... Алла сакласын! Хәзрәтнең кабыргалары исән калыр идеме икән?! Ярый әле ул көндәшен читкә тайпылдырып өлгерде.

Егетнең адым саен хәрәмләшүенә хәзрәтнең ачуы кабара башлады. Ә ачу – аю! Кешенең ачуы килгәндә, куәте икеләтә-өчләтә арта, диләр. Хәзрәтнең күңеленнән “тәвәккәлләргә кирәк” дигән уй сызылып узды. Һәм ул, мәче тизлегендә кискен генә егетне биленнән күтәреп алды, көндәше нинди дә булса саклану чарасы күргәнче, гайрәт белән иңбашы аша селтәп аркасына салды! Егетнең килбәтсез озын аяклары һавада кабаланып атлаган сыман хәрәкәтләр ясый-ясый, дуга ясап ауды! Тизлек, җитезлек барысын да хәл итте дә куйды.

Халык “аһ” итте! Ниһаять! Шатлыклы авазлар Ык аръягындагы Метрәй тауларына орынып, кайтаваз булып яңгырады.

Хәзрәт иңбашына тәкә салып, мәйданны әйләнде дә, аксакаллар янына җиткәч туктап, тәкәне җиргә төшерде. Бу минутларда ил агаларының да хисләре язгы ташкын кебек ташып чыккан иде. Кемдер аның кулын кысты, кемдер аркасыннан какты.

– Афәрин! Сиңа Алланың рәхмәте яусын!

– Сөбханалла, машаллаһ! Җилле егет икәнсең!

– Тәки бил бирмәдең! Булдырдың! – кебек сүзләр, мөгаен, соклану катыш иң күп әйтелгәннәре булгандыр.

Хәзрәт күкрәк сугып шапырынмады, тыйнак кына:

– Кардәшләрем! Минем өчен бил бирү ил бирүгә тиң булыр иде. Сезнең күзегезгә күренергә оят булыр иде, – дип кенә куйды. “Сәет батырның рухын рәнҗетү булыр иде”, – дип тә өстәмәкче иде, тыелып калды. Мактана дип уйлаулары бар. Ә югыйсә, әйтергә хакы бар иде. Сәет батыр аларның җиденче буын бабалары иде.

Хәзрәт, маңгаеннан аккан тирләрен сөлгесе белән сөртеп алды да, тезелешеп утырган аксакалларга дәште:

– Хөрмәтле аксакаллар! Менә сезгә миннән бүләк!

Һәм ул тәкә мөгезенә бәйләгән бауны аларга сузды.

– “Бисмилла” әйтеп чалырсыз да, ятим-җилпене җыеп, Коръән укытырсыз! Ил-көннәрнең иминлеген теләп дога кылырсыз!

Ул көнне бәйрәмгә җыелган халык шатлыклы хисләрдән айный алмыйча, теләр-теләмәс кенә таралды. Әйтерсең, кабаланып мәйданны ташлап китсә, күңел түренә тулган ул хисләр чайпалып түгелер сыман тоелды. Фәкать кичке эңгердә генә анда кыйбла яктан искән җиләс җилләр уйный иде. Ә ярсу Ык сулары, куанычы куеннарына сыймаган кешеләрнең шатлыкларын тизрәк җиһанга таратырга теләгәндәй, ташкын булып ургылды.

Шушы вакыйгадан соң, Ык буенда Минзәлә егетенең эзе суынды.

Дәвамы бар.

Язманың башы: https://muslumirc.ru/news/dustym-kitap/saet-batyr-tokymnary-1751626019

Фәтхулла Абдуллин

Римма Афзалова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев