Сәет батыр токымнары
Без – көрәшче халык затыннан
Ике урман арасындагы болында сабан туеның иң кызган чагы!
Арыслан йөрәкле Габидулла белән Зиннур көрәшә. Бу инде сиңа малай-шалай көрәше генә түгел. Болар – күптәнге көндәшләр. Бу – соңгы алыш!
..Берзаман Ык буе авылларындагы Сабантуйларда Минзәлә урысы батыр кала башлагач, Мөслим аксакаллары урман эчендә утырган Сәет авылына, Мөхәммәтсалих хәзрәт хозурына килгәннәр. Сәлам биргәннәр. Хәл-әхвәл сорашканнар. Шуннан соң ил-көн яңалыкларына күчкәннәр.
– Карале, хәзрәт, ишеткәнсездер инде, Минзәлә ягыннан килгән бер урыс кешесе Иске авылда да, Вәрәшбашта да батыр калган бит әле.
– Мәлләтамакның атаклы көрәшчесен дә баш аркан чөйгән, ди.
– Чакмак сабантуена да...
– Мөслим сабантуена да килмәкче икән!..
– Ык буеннан бер көтү тәкә җыймыйча китмим, дип әйтә, ди, мәлгунь!
– Без йоклап торсак, булыр да. Улгин (Ольгин) марҗасының утарына бер дистә тәкәне алып кайтып япкан, ди инде.
– Бүре бер ияләшсә, көтүне бугазлап бетермичә туктамый инде ул.
Арадан берсе хәтта, кызып китеп:
– Әйе! Бу кара йөрәкнең азынуына чик куярга кирәк, – дип, йодрыгын һавада селкеп алды. – И-их! Яшь чагым булса, үзем чыгар идем, ике дә уйламас идем!
– Син, кордаш, кызма инде! Синең белән миңа хәзер киңәш-табыш итәргә генә калган.
– Менә, хәзрәт, синең янга гозер белән килүебезнең сере шул: син – шәкерт чагыңда ук мәйдан тоткан егет. Мөселман өммәтен адәм мәсхәрәсенә калдырмыйк инде, хәзрәт. Әллә тәвәккәлләп карыйсыңмы?
Аксакаллар салмак, сабыр гына, сүзләрен дәлилли-дәлилли сөйләделәр дә туктадылар. Хәзрәтнең җавабын көтеп, өмет белән аның күзләренә төбәлделәр.
Хәзрәт тә ил агаларының сүзләрен сабыр гына тыңлап утырды. Бу – гайре җитди мәсьәлә, тота-каба гына хәл итә торган түгел иде. Яктылык дип утка очкан күбәләктәй ялкынга төшеп януың да бар. Ул җиңелчә генә тамак кырып алды:
– Хөрмәтле аксакаллар, ерак җирдән килеп сусагансыздыр. Әйдәгез, чәйгә рәхим итегез! Шунда әңгәмәне дәвам итәрбез.
Әңгәмә чәй табынында гына бетмәде. Аксакаллар хәзрәт хозурында кунып калдылар. Ястү намазыннан соң да озак кына киңәшләшеп утырдылар. Ахыр чиктә, Мөслим сабан туена килергә хәзрәтне күндерделәр. Тик ул яшь-җилкенчәк кебек каударланып, тота-каба гына Минзәлә батырына каршы чыкмаска булды.
– Сез, хөрмәтле аксакаллар, Мөслим сабан туена Тамьян көрәшчеләрен дә чакырыгыз әле. Заманында чукындырырга килгән залимнәргә каршы да, Петр патшаның чамасыз күп салымнарына халыкның түзәр хәле калмагач та, беренче алар күтәрелгән, алар башлап йөргән бит.
– И-и, хәзрәт, фетнә бастырылгач, җәзалаудан качып, аларның күбесе Ык буйлап югарыга – Ырынбур якларына, башкорт далаларына күчеп киткән шул.
Аксакаллар белеп сөйлиләр иде. Салих хәзрәтнең, Урал якларында хәлфәлек иткәндә, башкорт чәчәннәреннән баш күтәрүчеләрнең җитәкчеләре Теләкәй, Күчем, Акай һәм Салават батырлар турындагы кобаирларны ишеткәне булды. Гәрчә, аларның гомере күптән инде фаҗигале төстә өзелгән булса да, чәчәннәр әйткән кобаирлар һәрчак ул батырлар әлегә далада качып кына йөриләр, беркөн килеп гаярь егетләре белән таланган җирләребезне кире үзебезгә кайтарыр дигән өмет белән төгәлләнәләр иде. Әйе, адәм баласын һәрчак өмет йөртә, өмет яшәтә. Менә бу чапан чабуларына төренеп утырган аксакаллар да аның ярдәменә, һичьюгы, киңәшенә өметләнеп килгәннәр.
Кызып китеп йодрыкларын һавада селкеп алган аксакал, киңәшләшкән төсле, чордашларына күз йөртеп алганнан соң өстәде:
– Ул чорда сезнең авылның Сәет батыры да бит үзенә “әтрәт” туплап, кыерсытучылардан үч алып йөргән.
Салих хәзрәт ихтыярсыз урыныннан калкынып куйды.
Күр инде син боларны! Күптән булган хәлләрне онытмаганнар. Күрәсең, аларга өлкәннәр сөйләп калдыргандыр. Хәзрәт күңеленнән генә аларга рәхмәтләр укыды. Аның йөрәгендә үзеннән-үзе горурлык хисләре кабынды. Әйе, алар мәйданга бергә-бер чыккан көрәшчеләр генә түгел, алай туплап изүче хакимияткә каршы чыккан куш йөрәкле батырлар! Аларның көрәш мәйданы тагын да киңрәк, тагын да колачлырак.
Шөкер, халкыбыз бервакытта да гаярь егетләргә кытлык кичермәгән. XVIII гасырда оятсыз һәм әрсез Мәскәү түрәләре татарлар яшәгән җирләрдә рөхсәтсез-нисез чиркәүләр, монастырьлар төзи башлагач купкан восстание җитәкчесе Акай батыр хәзерге Алабуга районының Морт авылы янындагы тауга тупларын урнаштырып, ихтилалчыларны бастырырга җибәрелгән регуляр армия белән сугышкан урын Акай тавы дип атала. Мамадыш районында кеше күп җыелганны күрсәләр, шаяртып: “Акай явы килгән дип торам,” – диләр. Мөслим районындагы Рус Шуганы авылын бүген дә әүвәлге исеме белән “Акай күле” дип йөртәләр.
Сәет батырның даны да халык күңеленнән җуелырга тиеш түгел! Ул дәвам итәргә тиеш!
Хәзрәт уйларын үзенчә йомгаклады:
– Хөрмәтле ил агалары! Ирек сөйгән кавемнең монда калганнарында да гаярьлек хисе сүнмәгәндер, шәт. Минзәлә егетенә каршы башта Тамьян көрәшчеләре чыксын. Бердән, аның җегәре кимер. Икенчедән, мин аның ничегрәк көрәшкәнен чамалармын.
***
Ул көнне Ык буендагы каенлык гөр килде. Мөслим Сабантуена, җыенга җыелган кебек, якын-тирәдәге авыллардан, хәтта Сарман, Азнакай, Бакалы якларыннан да килгәннәр иде. Каенлык, тора-бара Ык буйлары халык диңгезенә күмелде. Ул көнне кояш та җиһанга елмаеп чыккандай булды, шифалы нурларын мулдан сипте. Камышлы күлләрне үз иткән үрдәкләр дә хәтта берсен-берсе уздырырга теләгәндәй бакылдашалар иде.
Ә Ыкның аръягындагы таллыкта таң белән уянган сандугач күптән инде үзенең “концертын” башлаган. Тыңлап туярмын димә!
Тормыш никадәр генә авыр булмасын, бәйрәм бәйрәм инде. Бар халык сәйранга чыккан. Бер якта өздереп курай уйныйлар, кубыз чиртәләр. Кызларның әдәп саклап, тыенкы гына көлгәннәре ишетелә. Сабан туена сәүдәгәрләр дә килгән. Алар – елгыр халык, үзенә аерым бер дәүләт кебегрәк. Һәркайсы үзенә ошаган каен күләгәсен сайлап алган да товарларын мактый-мактый сәүдә итә. Әйтерсең, Минзәлә ярминкәсе!
Малайлар – йөгерешкә, кыюраклары көрәшкә чыгарга әзерләнә. Кызларның да яулыкка йөгерергә ниятләре бар-барын. Кыюлыклары гына җитми тора. Кемнедер багана башындагы әтәч ымсындыра. Кәүсәсен бигрәк нык шомартканнар шул! Ботак эзләрен шырпысын да калдырмыйча ышкылаганнар. Өске өлешенә сабын да сылап куйган булсалар, бетте баш! Әтәчкә үрелергә бер саплам ара калганда шуып төшкәнеңне сизми дә калырсың!
Катыклы табак төбеннән тәңкә эзләгән бабайдан егыла-егыла көләләр. Сакалыннан тамган катыгы күлмәге буйлап ага. Ул аны сизми дә бугай, тешенә кыстырган тәңкәне кулына алып, җиңүче кыяфәтендә, югары күтәрә. “Менә күрегез!” – дигән шикелле әйләндереп-әйләндереп ала. Ак яулык япкан әбиләр яратып кына аны шелтәләп алалар.
– Сакаллы сабый!
– И-и, карт тиле! Алай акча яраткач, абзар тутырып мал асра!
– Каян беләсең?! Мужыт хәләле “бүләксез кайтма!”дигәндер!
Монда елына бер килә торган хөрлек! Хөррият! Уенга катнашасыңмы? Көчеңне сынап карыйсың киләме? Рәхим ит!
Испаннар менә ничә гасыр инде ярсыган үгезләр белән мәрәкә ясый. Греклар борынгы заманда кәҗәне тереләй тунап, урамга җибәргәннәр. Мескен җан иясенең кызганыч тавышлар белән бәэлди-бәэлди, кая барып бәрелергә белми чабулап йөрүеннән тәм табып, рәхәтләнеп көлгәннәр. Русларда йодрык сугышы булган. Бабаларыбызга мең рәхмәт! Безгә Сабан туе кебек күркәм бәйрәм бүләк иткәннәр. Анда кан коюга да, шәфкатьсез маҗараларга да урын юк. Халкыбызның борын-борыннан килгән бәйрәмендә төрледән-төрле ярышлар, берсеннән-берсе кызык, мавыктыргыч уеннар гына бар.
Көянтә белән су ташу, озынлыкка, биеклеккә сикерү, баганага менү... Йөгерү үзе генә дә төрледән-төрле, санап бетергесез: малайлар, үсмерләр арасында, хатын-кызлар арасында, бабайлар арасында... Хәтта капчык киеп йөгерүгә кадәр бар! Җыр-бию турында әйткән дә юк! Ул – татарның гомерлек юлдашы! Ә ат чабышы белән көрәш – Сабан туеның мәңгелек йөзек кашы!
Язманың башы: https://muslumirc.ru/news/dustym-kitap/saet-batyr-tokymnary
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев