«Замана чирләре»нә каршы
Кеше шулкадәр эчкечелеккә күнегә ки, хәтта хәмерсез күңел ачу, бәйрәм итү мөмкинлеге аның башына да сыймый башлый.
Эчүчелек хәзерге көндә иң киң таралган «замана чирләре»нең берсе. Иң аянычы, бу начар гадәт яшүсмерләр арасында бик еш күзәтелә. Бер тапкыр да исерткеч эчемлекләр кулланмаган яшьләр бармак белән санарлык. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, бик еш, хәтта көндәлек рәвештә [хәмер кулланган яшүсмерләрнең яше һаман кечерәя бара. Кулына сыра шешәсе тоткан 11-12 яшьлек мәктәп укучысы безнең өчен гадәти күренешкә әйләнде. Сыраны күп кеше спиртлы [эчемлек, хәмер дип кабул да итми, ә бу - бик зур хата. Сыра эчкечелеге, һичшиксез, аракыга алып барачак һәм бу төр эчкечелектән арынуы аракы белән бәйләнештән чыгуга караганда да авыррак.
Иң куркынычы, минемчә, кешенең шулкадәр бу күренешкә ияләнеп китүе. Кеше шулкадәр моңа күнеккән ки, хәтта хәмерсез күңел ачу, бәйрәм итү мөмкинлеге аның башына да сыймый башлый. Башта бу начар гадәтләр ир-егетләргә генә хас булса, хәзер инде кайбер яшь ханым, туташлар да эчү, тарту буенча олы ирләрне дә уздыралар.
Соңгы вакытта эчкечелекнең нинди коточкыч фаҗигаларга китерүен аңлап алдылар булса кирак. Төрле яктан сәламәт яшү рәвеше пропагандасы бара. Түгәрәк өстәлләр оештырыла, тематик фильмнар күрсәтелә, яшьләрдә спортка, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уятыр өчен төрле чаралар үткәрелә.
Әйе, «замана чирләре»нә каршы чаралар бик күп оештырыла. Әмма, алар бик еш файдасыз :була. Ни өчен дисезме? Безнен яшь буынны еш ікына мәктәп белән гаилә түгел, ә урам hәм массакүлаә мәгьлүмат чаралары тәрбияли.
Җаһилият, ягьни наданлык заманында гарәпләр дә хәмер эчү белән бик тә мавыкканнар. Ислам бу золым белән хикмәтле көрәшкән, аны акрынлап тыйган. Башта хәмердә файдадан зарар күбрәк дигән фикер иңдерелгән, аннары хәмер эчүчеләргә намаз уку тыелган һәм, ниһаять, Аллаһ Тагалә түбәндәге аятьне иңдергән:
«И, иман китерүчеләр! Исертә торган эчемлекләрнең һәммәсе дә, отышлы уеннарның һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт кылу, Аллаһтан башка мәхлүкларга табыну эшләре, шулай ук ырымлау - багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер. Болардан ерак булыгыз, белки, сез уңышка ирешерсез. Шайтан хәмер һәм отышлы уен белән арагызга дошманлык, бер- берегезгә нәфрәт салырга, сезне Аллаһны искә алудан һәм намаздан тайпылдырырга тели. Сез болардан ваз кичмисезме әллә?» (Коръән, «Эл- Маида» сүрәсе, 90-91 аятьләр).
Мухарлямова Алсу, «Таян Аллага!» икенче әдәби конкурста катнашучы
Фото - "Татар-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев