Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Ураза тотучының савабы хакында

Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары ураза тота, ай дәвамында Аллаһы Тәгалә тыйганнардан тыелып тора.

Аллаһның рәсүле әйтте: “Адәм баласының эшләгән һәрбер изгелеге ун тапкырдан алып җиде йөз тапкырга арттырылыр. Әмма Аллаһ Тәгалә әйтте: “Уразага, Мин аңа аерым түләрмен, чөнки ул үзенең теләкләреннән һәм ризыкларыннан Минем ризалыгым өчен тыелып тора”. 

Ураза тотучыга ике шатлык булыр: берсе – авыз ачканда, икенчесе – үзенең Раббысы белән очрашкан вакытта. Ураза тотучының авызыннан килгән ис, Аллаһ каршында миск (мускус) исеннән дә хәерлерәктер.

Аллаһның рәсүле әйтте: “Ураза тотучыларга, авызларын ачканчы, фәрештәләр Аллаһтан гафу – истигъ-фар сорарлар”. 

Уразаны ниләр боза:

белә торып ашау, 

эчү һәм якынлык кылу; 

бер тамчы су яки бодай хәтле ризык яки дару йоту, тәмәке тарту; 

кояш батмаган килеш кояш баткан, дип белеп, авыз ачу һәм таң аткан булып, таң атмаган дип, сәхәр ашау;

үзең костыру;

кан салдыру.

Нинди эшләр уразаны бозмас:

онытып ашау һәм эчү;

астма белән авыручыларга, үпкәләрне киңәйтеп, сулышларын җиңеләйтеп җибәрү өчен авызга кислород өрдерү; 

йоклаганда юешлек (мәни) килү (поллюция). Әмма юешлек килү үз ихтыяры белән булса, ураза бозыла;

ялгыш тамакка төтен, тузан яки черки, чебен керү;

душта коену, су керү, әгәр дә тамакка су китмәсә;

исле майлар куллану.

Ураза тотканда ниләр киңәш ителми:

теш пастасы куллану; 

ризыкны тәмләп карау;

сагыз чәйнәү, әмма баллы сагызлар уразаны боза;

шәһвәт уянырлык дәрәҗәдә ир белән хатынның кочаклашуы һәм үбешүе;

авызга килгән какырыкны йотып җибәрү.

Ураза тотучыга нинди эшләр тыела

Алда әйтелгәнчә, ураза гарәп телендә “саум” – “тыелу” дигәнне аңлата. Рамазан аенда без ашау-эчүдән генә түгел, ә бөтен гөнаһлардан тыелып торырга тиешбез, югыйсә уразабызга зур зыян китерергә мөмкинбез.

Уразага керүче кешенең кичтән үк “Иртәгә ураза керәм” дигән нияте булырга тиеш.

Бу кешеләр кәффара (60 көн) һәм каза (1 көн) тиешле булыр, ягъни белә торып бозганы өчен 61 көн рәттән ураза тоту. Көче җитмәсә, 60 мескенне бер көн туйдырыр, яки берәм-берәм 60 көн эчендә. Моңа да көче җитмәсә. Аллаһтан гөнаһысы өчен гафу сорар. Пәйгамбәребез әйтте: “Кем үзенең уразада икәнен онытып ашаса һәм эчсә, уразасын дәвам итсен, Аллаһ аны ашаткан һәм эчерткән булыр”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев