Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Үлчәү берәмлегендә савап кыйммәте

“Кем дә кем (бу дөньяда) ЗӘРРӘ авырлыгы кадәр генә игелек кылса да, аның әҗерен (ахирәттә) күрәчәк”.


Тимер-томыр (металлолом) үлчәнгәндә, аны, гадәттә, ТОННАлап үлчиләр.
Ашлыкның авырлык микъдары – ЦЕНТНЕР.
Яшелчәләрне КИЛОГРАММлап үлчәп сату каралган.
Алтын-көмеш бәһасе инде ГРАММлап билгелә.
Бриллиантлар миллиграммлап хисапланып, КАРАТ дигән үлчәү берәмлеге ярдәмендә бәяләнә.

Шулай итеп, әйбер никадәр кыйммәтрәк, аның үлчәү берәмлеге шуның кадәр кечкенәрәк.

Коръән-Кәримдә, 99 нчы “Зәлзәлә” сүрәсенең 7 нче аятендә болай диелә: “Кем дә кем (бу дөньяда) ЗӘРРӘ авырлыгы кадәр генә игелек кылса, аның әҗерен (ахирәттә) күрәчәк”.
Биредә сүз савап һәм аның үлчәнү берәмлеге – “зәррә” турында сүз бара. Ә “зәррә” сүзе гарәп теленнән “Тузан бөртеге” дип тәрҗемә ителә. Димәк... Савап барча дөнья әйберләреннән дә, алтын-көмеш һәм бриллиантлардан да кыйммәтрәк булып чыга, чөнки аның үлчәнү берәмлеге килограмм да, грамм да, хәтта карат та түгел – тузан бөртеге... Ә савапка ия булыр өчен фәкать игелек һәм гыйбадәт кылу гына кирәк. 
Ришат хәзрәт Курамшин.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама