Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

ТР Диния нәзарәте “Нурлы Рамазан” бәйгесе игълан иткән иде

Бәйгегә нәтиҗә ясалып, финалга чыгучыларны бүләкләү тантанасы узды

Рамазан ае хөрмәтенә җәмәгать урыннарының тышкы бизәлеше буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесендә Татарстаннан 52 бина катнашты. Шуларның 22се – шәхси йорт, 18е – мәчет, 6сы – дини белем бирү учреждениесе, шулай ук 7 кибет һәм кафе. Финалга чыгучылар арасында Мөслим районының Баланлы авылыннан шәхси йортын һәм авыл мәчетен бизәгән Ильяс Газыймов һәм Олы Чакмак авылы мәчетен бизәгән Гөлназ Нәсифуллина да бар. Аларга финалист дипломы тапшырылды. Бүләкләү тантанасында катнашучыларны ТР мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте.

Илүсә Исламова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев