Тойгелде авылында балалар өчен әхлак һәм сәламәтлек яллары оештырылды
Анда барлыгы 23 бала катнашты
Тойгелде авылының "Яшел мәчет"ендә бер атна дәвамында балалар өчен әхлак һәм сәламәтлек яллары оештырылды.
Анда барлыгы 23 бала катнашты. Һәр көн итле кайнар ризыклар әзерләнде. Абыстай Нурия Гыйльфанова ярдәмендә балалар өчен Коръән, фикһ, әхлак дәресләре үткәрелде, уеннар оештырылды. Балалар "Фатиха", "Ихлас" сүрәләрен, догалар ятладылар. Аларга бүләкләр һәм ризык пакетлары тапшырылды. Ризыклар пешергән Гүзәлия, ярдәмгә килгән Әнүзә, Резидә, Альмира ханымнарга авыл халкы бик рәхмәтле.
Фотолар - Нурия Гыйльфановадан.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев