Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Сентябрь – гошер сәдакасы ае

Үзен мөселман дип санаган һәр кешегә гошер сәдакасын тапшырырга кирәк.

Сентябрь – бакчаларыбыздан мул уңыш җыеп алу ае. Җәй буе карап, тәрбияләп үстергән яшелчә, җиләк-җимешләребезне кышка саклауга кую вакыты. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән бакчаларыбызда уңыш җитәрлек булды. Булганына шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләребезне белдерергә, бакча уңышларыннан мохтаҗларга өлеш чыгарырга нәкъ менә сентябрь ае кулай. Мондый саваплы гамәл “гошер” дип атала. Мөслим мөхтәсибәте сентябрьне гошер сәдакасы җыю ае итеп билгеләде. Бу хакта Мөслим районының имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин белән әңгәмә кордык.

– Илгиз хәзрәт, гошер сәдакасы нәрсә ул?

– Гошер – зәкәтнең бер төре. Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, ул уннан бер дигәнне аңлата. Үзен мөселман дип санаган һәр кешегә гошер сәдакасын тапшыру кирәк дип санала. Чөнки без җыеп, казып алган һәр җиләк-җимеш һәм яшелчә – Аллаһ нигъмәте. Аның рәхмәтенә ирешү һәм киләсе елда да мул уңыш җыеп алу өчен гошер сәдакасын тапшыру мөһим. Бу хакта Коръәндә “Бәкара” сүрәсенең 267нче аятендә әйтелә: “Әй, иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (сәдака итеп) сарыф итегез…”

– Гошер сәдакасының күләме ничек билгеләнә?

– Гошернең төгәл күләме юк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: “Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш”, – дигән. Мәсәлән, ун чиләк бәрәңге алсагыз, аның бер чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк.

– Гошер сәдакасын сентябрь аенда гына бирергә ярыймы?

– Гошер сәдакасын уңыш алган вакытта бирәләр. Бездә уңыш елга бер тапкыр җыела. Күпчелек яшелчә, җиләк-җимеш сентябрь аенда өлгерә. Соңрак бирү дә гаеп саналмый.

– Хәзрәт, гошер сәдакасы кемнәргә бирелә?

– Сәдака туганнарга, мохтаҗларга бирелә. Бу хәерлерәк тә, саваплырак та. Мескеннәргә, ятимнәргә бирергә була. Зәкәтне җыеп таратучыга, яңа гына дингә аяк басучыларга, чир (авыру), авария һ.б. шундый сәбәпләр аркасында бурычка кергәннәргә, Аллаһ юлында гыйлем алучыларга, гыйлем таратучыларга, чит җирләрдә авырлык кичерүче мосафирларга.

– Мөслимдә гошер сәдакасын тапшыру урыны да бар, дип ишеттек.

– Әйе, сәдаканы җыю урыны итеп, Колхоз урамында урнашкан “Ихлас” кибете складын билгеләдек. Алдан шалтыратып, сәдаканы тапшыру вакытын сөйләшеп килсәгез, хәерлерәк булыр. Моның өчен +7-937-529-58-00 номерына шалтырата аласыз. Авылларда яшәүчеләр имамнарга мөрәҗәгать итә ала.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев