Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: Корбанлык терлекнең яше бик мөһим
Казанның баш имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, корбанлыкка алына торган терлекнең яше бик мөһим. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.
Шәригать кануннары буенча корбанлыкка чалына торган сарык яки тәкә – 1 яшьтән, үгез яки тана - 2 яшьтән, дөя 5 яшьтән зуррак булырга тиеш.
Рөстәм хәзрәт соңгы вакытта сатуда 6 айлык сарыкларның күбәюенә басым ясады. Аның сүзләренчә, бу күренеш «модага» кереп китсә дә, динебездәге асыл тәртипләрне онытырга ярамый. Сарык 6 айлык булган очракта, ул тышкы кыяфәте белән бер яшьлек терлектән аерылмаслык дәрәҗәдә зур булырга тиеш.
«Корбанга чалына торган сарык яки тәкәнең 1 яшьлек яки аннан зуррак булуы шарт. Искәрмәләр корбанлык 1 яшьлек сарыктан яки тәкәдән аерылмаслык дәрәҗәдә зур гәүдәле булган очракларга гына кагыла, ләкин ул очракларда да 6 айлыктан кечерәк булырга тиеш түгел», – дип аңлатты хәзрәт.
Шулай ук хәзрәт корбанлык сайлаганда сатулашуның дини күзлектән тыелмавын, киресенчә, хуплануын белдерде. «Корбанлыкка сарык алганда сатулашу, сатучыга үз позицияңне аңлату дөрес. Сатулашу сәдакадан китә, кешегә сәдака биргән кебек әҗер бирелә», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев