Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Республикакүләм ифтар мәҗлесенә юл тоттылар

Районнан 40 кешедән торган делегация Казан шәһәренә ифтар мәҗлесенә кузгалды.

Бүген Казан шәһәрендә республикакүләм уздырылучы ифтар мәҗлесенә районыбыздан 40 кешедән торган делегация юл алды. Мөсафирлар арасында уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр дә бар иде. Сәфәрчеләрне  озатырга Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин да килде. Ул ир-атлар һәм хатын-кызлар арасыннан җаваплы кешеләр билгеләде, ифтар мәҗлесенең тәртибе белән таныштырды, һәр кешегә билетлар таратылды. Район делегациясенә Казанга барырга мөмкинлек тудырган өчен район башлыгы Альберт Хуҗинга рәхмәтен җиткерде. Һәр кешегә изге сәфәр, уңышлы юллар теләде.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев