Рамазан ае патшасы
Узган якшәмбедә барча мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтте.
Ураза бәйрәме уңаеннан төп чара Җәмигъ мәчетендә узды. Чараны районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин вәгазь белән башлады. Район башлыгы Альберт Хуҗин барлык мөселманнарга тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
– Ураза гаете – Аллаһ кушканнарны үтәп, нәфесләребезне тыеп, игелек кылудан тәм табып, ураза тоттык дигән олы шатлык, изге гамәлләребезнең кабул булуына өмет һәм үз-үзеңне җиңү бәйрәме ул. Барчагызны да шушы зур бәйрәм белән тәбрик итәм. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез имин, гаиләләребез бөтен булсын! – диде Альберт Хуҗин.
Район башлыгының котлавыннан соң мәчеткә җыелган халык гает намазын укыды. Быел Ураза гаетенә кеше аеруча күп җыелган иде. 700дән артык кеше вәгазь тыңлап, намаз укып җаннарын пәкьләндерде. Бәйрәм иртәсе мәчет территориясендә әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте.
– Рамазан ае сизелми дә үтеп китте. Ураза гаете җиткәч, Аллаһы Тәгалә фәрештәләрдән: “Эшчегә эшен тәмамлагач, нәрсә бирелергә тиеш?” – дип сорар. Алар җавап итеп: “Аңа хезмәте өчен тулысынча хакын бирү тиешле”, – диярләр. Шунда Аллаһы Тәгалә әйтер: “Минем колларым мин фарыз иткән гамәлләрне башкардылар, соңыннан миңа дога кылдылар. Өстенлегем, юмартлыгым белән ант итәмен, мин аларга, әлбәттә, җавап бирәчәкмен! Урыннарыгызга кире кайтыгыз, тәхкыйк, мин аларны гафу иттем. Гөнаһларын савапларга алыштырдым”, – диелә бер сүрәдә. Бик мәртәбәле бәйрәм ул – Ураза гаете! – диде Әсхәт Максутов.
Балалар өчен Ураза гаете “Мөслим йөрәге” скверында дәвам итте. Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин бәйрәмгә җыелучыларны тәбрик иткәч, вәгазь яңгырады. Яшь булуына карамастан, Розалия мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт укымышлы булуы белән райондашларыбызның ихтирамын яулап өлгерде.
Бәйрәмнең беренче өлеше “Нурлы Рамазан” проекты кысаларында үткәрелгән рәсем конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү белән төгәлләнде. Балалар һәм яшүсмерләр арасында оештырылган бәйге “Рамазан – изгелек һәм бердәмлек ае” дип аталган иде. Быел конкурска 113 автордан 117 эш килгән. Бәйгенең җиңүчесе – Мөслим гимназиясенең 5 “А” сыйныфы укучысы София Фазлыева. Ул планшет белән бүләкләнде. Икенче урында – Рүфинә Шиһапова һәм Мөхәммәд Мөгълиев. Өченче урынга өч рәсем лаек дип табылган. Аларның авторлары – Сәфинә Рәхимуллина, Мәдинә Дәүләтшина, Асылъяр Хәсәнова. Икенче һәм өченче урыннарга ия булган балаларга бүләккә самокатлар бирелде. Тамашачы симпатиясен яулаган Адель Тимкин, Гадел Моратов, Зәкия Низамова, Дәлия Сәхипгәрәева, Данил Кәрамов истәлек бүләкләренә лаек булды. Бәйгедә катнашкан һәр балага буягычлар таратылды.
Бәйгенең икенче өлеше уеннар белән дәвам итте. Уеннарда катнашучыларга бүләк урынына жетоннар бирелде. Әлеге жетоннарны балалар иганәчеләр әзерләгән бүләкләргә алыштырды.
– Бик матур бәйрәм булды! Оештыручыларга рәхмәт! Балалар, бәйрәм буласын ишетеп, Әлмәттән үк кайтып җиттеләр. Раббыбыз илебезгә, динебезгә тынычлык, иминлек насыйп итсен! Киләсе гаетләрне дә шулай бергәләп үткәрергә насыйп итсен! – диде Зөлфирә Саяхова.
Бәйрәм ахырында чарада катнашучылар тәмле пылау белән сыйланды.
Ураза бәйрәме уңаеннан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең спорт мәйданчыгында мини-футбол буенча турнир узды. Рамазан күчмә кубогына оештырылган уенда 2012-2015 елгы яшүсмерләрдән тупланган дүрт команда көч сынашты. Турнирда беренче урынны "Яшьлек" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егетләр командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны “Мирас” белән “Мөхтәсибәт” командалары алды.
Фотолар - Лилия Шәймиева һәм Мөслим мөхтәсибәте архивыннан
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 4 апрель саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев