Мөслим укулары узды
2025 ел Мөслим районы мөхтәсибәте һәм дин әһелләре өчен шатлыклы вакыйгаларга бай булды
Шулар арасында «Мөслим районы мәчетләре һәм имамнары», «Шаһиәхмәд хәзрәт әс-Симәки һәм аның нәселе» китаплары басылып дөнья күрде. Икесенең дә авторы - Миңнулла Габдулла улы Абдуллин. Китаплар күп мәгълүмат туплаган, тарихи фактларга, архив документларына нигезләнгән, үткәнне киләчәккә ялгаучы өзелмәс нур булып тора.
Бу атнада район мәдәният йортында Шаһиәхмәд хәзрәт әс-Симәкигә багышланган Мөслим укулары узды. Анда ТР Мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, тирә-як районнардан уннан артык имам-мөхтәсиб, бик күп дин әһелләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, киң җәмәгатьчелек катнашты.
Фәнни җыенда Шаһиәхмәд хәзрәтнең тормыш юлын һәм мирасын өйрәнү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
“Үз тарихын белмəгəн миллəтнең килəчəге юк дип бəялəнə, шуның өчен дə төбəгебездə яшəп киткəн күренекле шəхеслəребезне эзлəү, табу һəм өйрəнү безнең бурычыбыз булса, бу хезмəт игелекле гамəл дə булып тора. Əлеге "Шаһиəхмəд хəзрəт əс-Симəки һəм аның нəселе" китабым белəн кызыксынучылар шактый булыр дип исəплим", - ди Миңнулла Абдуллин.
Чыгыш ясаучылар – автор үзе, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, мөхтәсиб Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, Татарстанның төрле почмакларыннан килгән нәсел дәвамчылары бу хезмәтнең зурлыгын, кирәклеген ассызыкладылар.
Илүсә Исламова, мөхтәсибәтнең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 17 октябрь саныннан укыгыз.
Рәмилә Сәләмова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев