Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

Мөслим мөхтәсибе сайланды

Мөслим районы мөхтәсибен сайлау җыелышы “Имамнарның авыл җирлекләре һәм киң җәмәгатьчелек белән эшчәнлеге” исеме астында узды

Анда район башлыгы Альберт Хуҗин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров катнашты.

Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин җыелышны ачып, кунаклар белән таныштырды. Районы башлыгы Альберт Хуҗин мөхтәсибәтнең иминлек, бердәмлек, әдәп-әхлак тәрбиясендә тоткан роле турында сөйләде.

Җыелышта мөхтәсибәтнең соңгы 5 елдагы эшчәнлегенә күзәтү ясалды. Мөслим районы аксакаллар шурасы рәисе, Әсгат мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Каюмов, Җәмигь мәчетенең икенче имамы Фәрид хәзрәт Аитов, Җәмигъ мәчетенең Мәгрифәт үзәге җитәкчесе Мөнир хәзрәт Борһанов чыгышлары аеруча үтемле булды.

Мөхтәсибәтнең абыстайлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Сәрия Шакирова чыгышыннан соң җыелыш активлык күрсәткән абыстайларны бүләкләү, Татарстан, Россия Мөслимәләр берлеге оештырган “Яулыгым ниләр сөйли” конкурсы җиңүчеләренә бүләкләр тапшыру мизгелләре белән дәвам итте.

Мөхтәсибәтнең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Илүсә Исламова чыгышыннан соң махсус хәрби операциядә хезмәт иткән егетләргә ярдәм күрсәтүдә аеруча активлык күрсәтүчеләр бүләкләнде.

Җыелыш район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллинның Мөслим мөхтәсибәтенең соңгы 5 елдагы эшчәнлеге буенча йомгаклау сүзләре белән төгәлләнде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров Аитов Фәрид Сәгыйдулла улына (Җәмигъ мәчете имамы), Расих хәзрәт Каюмовка (Элемтә мәхәлләсе Әсгат мәчете имам-хатибы, район Аксакаллар шурасы рәисе), Сәрия абыстай Шакировага (Мөслим районы Абыстайлар берлеге җитәкчесе, хатын-кызлар арасында уку-укыту өчен җаваплы), Флёра ханым Мөхәмәтхановага (мөхтәсибәтнең финанс эшләре буенча белгече), Хәкимова Әминә Мәгъфурҗан кызына (мәктәп яшендәге кыз балаларны укыту, әхлак тәрбиясе бирүдә җаваплы, мәдрәсә), Исламова Илүсә Илгизәр кызына (җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе), Хафаева Эльмира Илгиз кызына (“Әдәп түгәрәге” җитәкчесе) Мөфтияттән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мөслим районы имамнары бертавыштан Илгиз хәрәт Сөнгатуллинның кандидатурасын яңа срокка яклап тавыш бирделәр.

Лилия Шәймиева репортажы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев