Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Дин вә вөҗдан

Мөслим делегациясе Болгар җыенында катнашты

Җыен барышында кунаклар җитәкчеләрнең тәбрикләүләрен тыңлады, тарихи һәм мәдәни мәйданчыкларда булды.

Быелгы изге сәфәр күңелләрдә тирән эз калдырды. Меңләгән мөселман кардәшләр белән бер сафка басып тәүбә намазы уку, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган тантаналы чарада катнашу һәркем өчен зур рухи вакыйга булды. Җыен барышында кунаклар җитәкчеләрнең тәбрикләүләрен тыңлады, тарихи һәм мәдәни мәйданчыкларда булды.

Катнашучылар мәчетләрне, музейларны, күргәзмәләрне карады, мастер-классларда катнашты. Изге Болгар җирендә кылынган догалар, җәмәгать белән укылган намазлар күңелләргә тынычлык өстәде. Ватан өчен башларын салган ата-бабаларыбыз рухына, ил-көнгә иминлек, мөселман өммәтенә бердәмлек сорап кылынган догалар һәркемнең күңеленә җылылык салды.

Мөслимнән килгән 50гә якын кешедән торган делегация җыен программасында каралган чараларның барысында да актив катнашты.

Сәфәрдә катнашучылар әлеге сәфәрне оештыруда ярдәм күрсәткән район хакимиятенә һәм Мөслим мөхтәсибәтенә ихлас рәхмәтләрен җиткерә.

Фотолар - Мөслим мөхтәсибәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев