Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Матур яшик

Һәркайсыбыз үз-үзенә сорау бирергә тиеш: ул бу Җиргә ни өчен килгән, Аллаһы Тәгалә аны ни өчен җибәргән?

Февраль аенда Җәмигъ мәчетендә “Әйтер сүзем бар сезгә...” республикакүләм вәгазь бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә яңгыраган кайбер вәгазьләрне сезгә дә җиткерергә булдык.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Мин җир йөзенә гүзәл әхлакны тәмам итеп урнаштыру өчен килдем”, – ди. Безнең әхлагыбыз нинди? Ул Пәйгамбәребез (с.г.в.) әхлагына туры киләме? Без һәрвакыт шул хакта уйланырга тиешбез.

Уйлап карасак, ислам динендә ике генә фарыз бар: берсе – Аллаһны тану, икенчесе – гүзәл әхлак. Калган фарызлар гүзәл әхлак тәрбияләү өчен бирелгән. Шуңа күрә аларны үтәү мәҗбүри. Намаз укыйбыз, ураза тотабыз, хаҗ кылабыз икән, ул безнең әхлагыбызда чагылыш табарга тиеш. Әгәр намаз укып та, син телең белән кешене рәнҗетәсең икән, син намаз укымыйсың, ә гимнастика гына ясыйсың булып чыга. Гүзәл әхлак урнаштыру өчен, Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) Аллаһ Раббыбыз Коръән иңдергән, аның аркылы безгә фарызларны җиткергән. Без фарызларны үтәргә, хәрамнардан тыелырга, Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтләрен үтәп яшәргә тиеш.

Гөлназ Җәлилова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев