Мәлләтамак авылының «Сөләйман» мәчете мәхәлләсе дә Рамазан аен каршылап эчтәлекле чара оештырган
Балкып, үзенә тартып торган мәгърур мәчетнең киләчәктә дә эче тулы булсын
"Мәчетнең имам-хатыйбы Өлфәт хәзрәт Мортазин, аксакаллар шурасы җитәкчесе Расих хәзрәт Каюмов, мөхтәсибәтнең "Вакыт комы" музее җитәкчесе Мөнир хәзрәт Борһанов, абыстайлар Зәмдәрия ханым Дәүләтшина, Мәзкүрә ханым Садыйкова, Минрәүфә ханым Шәмдинова, Фәнзилә ханым Рәхимова мәҗлесне Коръән укып, авылдашларын ураза тотарга, мәчеткә намазлар укырга, гыйлем алырга йөрергә чакырып, вәгазьләп алып бардылар", - дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.
Балкып, үзенә тартып торган мәгърур мәчетнең киләчәктә дә эче тулы булсын. Дини тормышыбызның үзәге булган, иманны ныгытырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә һәм рухи үсешкә юл күрсәткән мәчетләребездә биш вакыт азан яңгырап торсын.
Фотолар - мөхтәсибәт архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев