Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Дин вә вөҗдан

Мәчетле авылда иман бар

Баланлы авылының Корбангали мәчетен бәйрәмчә бизәгәннәр

Баланлы авылында 1999 елдан бирле Корбангали мәчете эшләп килә. Әлеге мәчет тулысынча хәйриячеләр һәм җирле мәхәллә кешеләре ярдәме белән төзелгән. Мәчет авылның иң биек урынына урнашкан, ул авылга килүчеләрне ерактан ук сәламли.

Элек тә бу урында мәчет булган.

Мәчеттә гыйбадәт залы, хатын-кызлар бүлмәсе эшли. Имам-хатыйп вазыйфаларын Җәмил хәзрәт Газыймов башкара. Һәр көн биш вакыт намаз укыла. Җомга намазларында һәм дини бәйрәмнәрдә мәчеткә килүчеләр тагын да күбрәк була.

– Баланлы авылы халкы дини эшчәнлекне бик уңай кабул итә, авылдашларыбыз мәчеткә бик теләп йөри. Мәчетебезне, аның тирә-юнен чистартуда һәм төзекләндерүдә авылдашлар ярдәменә таянабыз, – ди Җәмил хәзрәт. – Авылның һәр кешесе белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Шөкер, авылдашларыбыз эшебезне күреп, белеп тора. Мәчетебездә кышкы һәм җәйге каникул чорларында балалар өчен дини лагерьлар оештырыла. Авыл балалары гына түгел, ә каникул чорында әби-бабасына кунакка кайткан балалар да бик теләп лагерьга киләләр. Алар шәкертләрдән дини дәресләр тыңлыйлар. Өлкән яшьтәге авылдашларыбыз да мәчеткә бик теләп йөри. Рамазан аенда мәчеткә һәр көнне тәравих намазына җыелабыз. Баланлыдан гына түгел, күрше-тирә авыллардан да намазга килүчеләр бар.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 21 март саныннан укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев