Күк күкрәгәндә һәм яшен яшьнәгәндә укыла торган дога
Күк күкрәгәндә һәм яшен яшьнәгәндә түбәндәге дога укыла.
Күк күкрәгәндә һәм яшен яшьнәгәндә, түбәндәге дога укыла:
اَللَّهُمَّ لَا تَقْتُلْنَا بِغَضَبِكَ وَلَا تُهْلِكْنَا بِعَذَابِكَ وَعَافِنَا بِرَحْمَتِكَ
Әллааһүммә ләә тәктүлнәә бигадаабикә үә ләә түһликнәә бигәзаабикә үә гәфинәә бирахмәтик.
Мәгънәсе: Йә Рабби, безне ачуың һәм газабың белән һәлак итмә, рәхмәтең белән безгә исәнлек-саулык бир.
Яңгыр яуганда түбәндәге дога укыла:
اَللَّهُمَّ سَقْيًا هَنِيئًا وَصِيبًا نَافِعًا اَللَّهُمَّ اجْعَلْهُ صِيبَ رَحْمَةٍ وَلَا تَجْعَلْهُ صِيبَ عَذَابٍ
Әллааһүммә сәкйән һәнии-ән үә сыйбән нәәфигәә. Әллааһүммә-җгәлһү сыыйбә рахмәтин үә ләә тәҗгәлһү сыыйбә гәзааб.
Мәгънәсе: Йә Рабби, бу яңгырны безнең өчен рәхәт һәм файдалы ит. Йә Рабби, бу яңгырны рәхмәт яңгыры кыл, газап яңгыры кылма.
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев