Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Коръән укучылар бәйгесе

10 март көнне Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә ир балалар арасында Коръән уку бәйгесе үтте. Жюри – Казанның “Рәшидә” Коръән ятлау үзәгеннән килгән кунаклар 50гә якын баланың чыгышына бәя бирде.

Мондый бәйгеләрне Мөслим мөхтәсибәте ел саен уздыра. Быелгысы Рамазан башлану чорына туры килде.

– Рамазан аена аяк басабыз. Бәйге барыбызга да, бигрәк тә монда җыелган сабыйларга Аллаһы Тәгаләгә якынаюга бер сәбәп булсын иде. Балаларыбызга күркәм әхлак, тәрбия биреп үстерергә, кеше итәргә язсын! Районда ислам динен таратуга мөселман кардәшләребез зур көч куя. Киләчәктә дә кыйблабызга тугры калырга Аллаһ насыйп итсен! – диде районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин.

Балалар Коръән укудан тыш викторинада да белемнәрен сынады: сорауларга җавап эзләде. Нәтиҗәдә Коръән түгәрәгенә йөрүче балалар арасында “Әз-Зәлзәлә” сүрәсеннән “Ән-Нәс” сүрәсенә кадәр Коръән укуда Муса Харисов беренче урынны алды. Икенче урынга – Хәниф Максутов, өченче урынга Абдулла Гайфиев лаек булды.
“Әл-Әгълә” сүрәсеннән “Ән-Нәс” сүрәсенә кадәр Коръән укуда Мәһди Долотказинга тиңнәр булмады. Рияз Калининга икенче урын бирелде.

Лилия Шәймиева 

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утларыы" газетасының 2024 ел, 22 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев