Коръән уку бәйгесе үткәрелде
Дин вә вөҗдан

Коръән уку бәйгесе үткәрелде

Казанның «Рәшидә» Корьән ятлау үзәгеннән килгән кунаклар - жюри составы 50гә якын баланың чыгышына бәя бирде.

Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә ир балалар арасында Коръән уку бәйгесе үткәрелде. 

Казанның "Рәшидә" Корьән ятлау үзәгеннән килгән кунаклар - жюри составы 50гә якын баланың чыгышына бәя бирде. Балалар викторинада үзләренең белемнәрен сынадылар, төрле сорауларга җаваплар эзләделәр. 

Матур итеп Коръән укыган балаларга сертификатлар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара ахырында бәйгедә катнашучылар чәй табыны артына җыелды.

Мөслим мөхтәсибәте бәйгене оештыруда ярдәм күрсәткән мөселман кардәшләребезгә зур рәхмәтен белдерә.

 Лилия Шәймиева фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев