Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Дин вә вөҗдан

Корбан – Аллаһының изге әмере

Корбан бәйрәме Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Быел бәйрәм 27 майга туры килә

Корбан ул – Аллаһының изге әмере. Без Бөек затның безгә карата рәхимлелегенә, мәрхәмәтлелегенә рәхмәтебезне белдерергә һәм итагатьлелек күрсәтергә тиешбез, чөнки ул безне бөек нигъмәтләр белән бүләкләгән. Корбан бәйрәме кешеләр арасындагы аерымлыкларны бетерә, аларны якынайта һәм адәм балалары арасында дуслык һәм бердәмлек хисләрен көчәйтүгә китерә.

Корбан чалу Ибраһим галәйһиссәләм заманыннан безгә вәҗиб булып калган. Байлыгы булган һәр гаиләгә корбан чалу мәҗбүри. Йорт хуҗасы исеменнән корбан чалу күркәм. Корбан чалуның кирәклеге турында Коръәни Кәримдә “Әл-Кәүсәр” (“Муллык”) сүрәсендә әйтелгән. Корбан чалыр өчен дөя, сыер, сарык, кәҗә, куй шикелле хайваннар яраклы. Дөя – 5 яшьлек, сыер – 2, сарык, куй, кәҗә 1 яшьлек булырга тиеш. Куй белән сарыкның бәрәне гәүдәгә зур булып, 6 айдан арткан икән, аны чалу да дөрес. Әмма кәҗә бәтиен, гәүдәсе нинди булса да, 1 яшь тулмыйча чалырга ярамый. Сарык, куй, кәҗә бер кеше өчен ният кылына. Ә дөя, сыер җиде кешегә ният кылына ала. Бер кеше үзенә генә ният кылып сыер чалса да, гөнаһ юк. Әгәр сыер яки дөяне җиде кеше берләшеп, корбан итеп чалалар икән, итне үлчәү ярдәмендә тигез итеп бүлү шарт.

Без барыбер риза, ничек туры килсә дә ярый дию дөрес түгел. Алты кеше – корбан өчен, ә берәү ашау өчен генә кушылса, шулай ук дөрес булмый. Барысы да корбан өчен дип ниятли. Җиде кеше өчен бер сыер чалына икән, аларның алтысы – исән кеше өчен, берсе мәрхүм өчен дип ниятләнсә, моны да шөбһәле дип әйтәләр. Димәк, сыер чалынса, җидесе дә исән кеше өчен яки җидесе дә вафатлар рухына ниятләнергә тиеш. Чалына торган хайванның күзе сукыр булмавы, әгъзаларының да сәламәт булуы шарт. Колагы яки койрыгы өчтән бер өлешеннән зуррак киселгән булса, корбанга чалырга ярамый, мөгезсез булса – ярый. Печелгән хайванны корбанга чалу дөрес була.

Корбанлык малны гает көнне, гаеттән чыккач, гаетнең икенче, өченче көннәрендә чалу дөрес. Гаетнең өченче көнендә, кояш баеганнан соң чалса, дөрес булмый. Берәү корбанлык таба алмыйча яки җае килмичә мал чала алмыйча калса, ул кеше мал бәһасен сәдака итеп өләшергә тиеш. Чалынган мал тиресен кеше үзенә тун тегәр өчен, я булмаса, эшкәртеп, аяк киеме итеп файдаланса – дөрес, ә сату өчен кулланса – дөрес түгел. Каядыр тапшырса, акчасын сәдака итеп бирергә тиеш. Инде йоны алынган икән, аны үз гаиләңдә генә файдалану шарт, аның бер учы да сатылырга тиеш түгел. Сатып акчасын яки йон килеш сәдака итеп бирсәң – ярый. Корбан чалучы тәһарәтле һәм, һичшиксез, госелле булырга тиеш. Иртәгә гает дигән көнне барыбыз да госелләнәбез. Госел ул – баштан тотынып бөтен гәүдәне, бөтен җиренә су ирештереп, өч мәртәбә юып чыгару. Менә шулай тәһарәтләнгән, госелләнгән кеше корбан чала ала. Башка вакытта мал суйганда да госелле булу әйбәт.

Корбан чалыр алдыннан корбан иясе яки бугазлаучы, хайванга карап, “Әл-Әнгам” (“Терлекләр”) сүрәсеннән бер аять укый: “Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсукии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббилгәәләмиинә ләә шәриикә ләһ”. Мәгънәсе: “Әй, Аллаһ, тәхкыйк, минем намазым вә гыйбадәтләрем вә тереклегем һәм үлмәклегем барча галәмнең хуҗасы булган Аллаһ Тәгалә өчен вә аның кодрәтендәдер. Ул Аллаһ Тәгаләнең һич шәрике юктыр”. Шуннан соң: “Йа, Раббым, бер үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал”, дип, “Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр”, дип малны чаласың. Догасын гарәпчә укый алмаган кеше: “Йа, Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган намазларыбыз, чалган корбаныбыз – барысы да синең ризалыгың өчен генә. Синең һич тиңдәшең юк”, – дип әйтергә тиеш. “Йа, Раббым, синең ризалыгыңны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән улы фәләннән яки фәлән кызы фәләннән Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал”, – дип, “Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр”, – дип корбан чалганда бернинди гөнаһ та юк. Һәм инде ике рәкәгать нәфел намазы укырга да киңәш ителә.

Монысы мәҗбүри түгел. Кемнеңдер мөмкинлеге, вакыты булып, ике ракәгать намаз укый икән, анда һичнинди гөнаһ юк. Шулай ук намазы укылмады инде дип кайгыру да һич урынлы түгел. Укыса, савабы була. Нәфел намазы биш вакыт намаз укучыга гына дөрес була, шуңа корбан намазы укылмаган, дип борчылмаска кирәк. Инде кемдер вафат булган әнисе яки әтисе өчен корбан чала икән, “фәлән улы фәләннең, фәлән кызы фәләннең рухына савап өчен чалынган корбаны”, дип әйтергә кирәк.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые.

Фото – «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев