Казанда Хәтер көне: аксакаллар, Коръән уку һәм каһарманнар рухына дога
Быел әлеге урында тантаналы төстә символик таш куелды
Казанда традицион “Хәтер көне” – динебез, Ватаныбыз, милләтебез хакына шәһит киткән татар каһарманнарын искә алу көне узды. Анда Нәзарәтнең барлык мөхтәсибәтләреннән аксакаллар, шул исәптән Мөслим районының аксакаллар Шурасы рәисе Расих хәзрәт Каюмов катнашты.
"Чараның төп өлеше башкалабызда төзекләндерелгән “Иске таш” мәчетендә узды, ул Казан алынганда шәһит булып киткән кардәшләр каберлегендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән, шуңа мәчеткә “Иске таш” дип исем бирелгән. “Иске таш” мәчете янәшәсендә киләчәктә “Татар халкы каһарманнары истәлегенә” дигән мемориаль стела урнаштыру планлаштырылган.
Быел әлеге урында тантаналы төстә символик таш куелды. Биредә аксакаллар Коръән аятьләре укыды һәм татар халкының шәһит киткән уллары рухына дога кылды", - дип хәбәр итәләр Мөслим мөхтәсибәтеннән.
Фотолар - Мөслим мөхтәсибәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев