Ислам мәчете манарасына ай беркетелде
Әле бер ел элек кенә нигез салынган Ислам мәчетенең бүген инде мәһабәт бинасы калкып чыкты.
Районыбызда мәчетләр саны арта бара. Әле бер ел элек кенә нигез салынган Ислам мәчетенең бүген инде мәһабәт бинасы калкып чыкты. Бүген, изге җомга көнендә, мәчеткә ай кую тантанасы узды. Чарада район җитәкчелеге һәм җәмагатьчелек катнашты.
Исламовлар гаиләсенең шәхси ярдәме белән төзелүче Ислам мәчете яңа микрорайонда урнашкан. Чараның тантаналы өлешен мәчетнең имам-хатыйбы Риназ хәзрәт алып барды.
Чара Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте. Альберт Хуҗин Илгиз Исламовка һәм аның гаиләсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, әлеге мәчетнең дә киләчәктә мөслимлеләргә уңышлы хезмәт итәчәген билгеләп үтте. Район имам мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин мәчетләргә йөрүчеләрнең күп булуын, районыбыздагы ислам дине тарихы турындагы китап басылып чыгуын хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең баш киңәшчесе, дини эшләр буенча куратор Гадел Хәсәншин мөслимлеләрнең эшләре белән канәгать булуын, үрнәк эшләр башкаруларын билгеләп үтте.
“Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов, “Җәмигъ мәчетнең “Вакыт комы” мәгърифәт үзәге җитәкчесе Мөнир хәзрәт үзләренең чыгышларында чарада катнашучыларга теләкләрен җиткерделәр.
Чыгышлар тәмамланганнан соң, Ислам мәчете манарасына ай беркетелде.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев