“Яшьлек” спорткомплексында “Мөселман яшьләре” спартакиадасы узды
Тугызынчы мәртәбә оештырылучы зур чарада катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләп, командаларга уңышлар теләде
Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 16 команда мини-футбол, кул көрәше, бадминтон, гер күтәрү, канат тарту, йөзү кебек спорт төрләрендә һәм викторинада үзләренен егәрлекләрен һәм осталыкларын сынады. Тугызынчы мәртәбә оештырылучы зур чарада катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләп, командаларга уңышлар теләде.
Быелгы уеннарда 17 районнан 19 команда – Яңа Чишмә, Тукай, Лениногорск, Сарман, Азнакай, Актаныш, Чирмешән, Буа, Бөгелмә, Арча, Балык Бистәсе, Әлмәт, Түбән Кама, Кама Аланы, Алабуга, Мөслим районнары, Чаллы шәһәренең “Ак мәчет”, “Мөхтәсибәт” командалары - барысы 300гә якын кеше катнашты, тамашачылар, җанатарлар да бик күп булды.
Киеренке ярышта беренче урынны Тукай районы командасы алды. Икенче урынны Мөслимлеләр яуласа, Актаныш районы командасы өченче урында калды.
Спорт сөючеләр үзләрен Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышына багышланган викторинада да сынап карады. Акыл ярышында мөслимлеләргә тиңнәр булмады. Алабуга районы белән Чирмешән кунаклары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.300 гә якын кеше Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы укыды, хәләл үзәктә төшке аш ашады.
Җиңүчеләргә һәм актив катнашучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Фотолар - Мөслим районы мөхтәсибәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев