Яңа китап чыкты
ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Мөслим мөхтәсибәте «Мөслим районы мәчетләре һәм имамнары» исемле яңа китап чыгарды. Краснояр мәхәлләсе имам-хатибы Миңнулла хәзрәт Абдуллин авторлыгындагы уникаль басма 1500 данә тираж белән «Халкыбыз мирасы» нәшрияты тарафыннан басылган. Анда 1750 елдан башлап районыбызда ислам тарихына багышланган язмалар урнаштырылган.
Китап имам-мөхтәсиб Илгиз Сөнгатуллин җитәкчелегендә хәйриячеләр Илгиз Зәкиҗан улы Исламов, Ислам Илгиз улы Исламов һәм Илнур Графит улы Ибатуллинның матди ярдәме белән басылган. Зур хезмәтне дөньяга чыгаруда "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, район китапхәсе коллективы, авыл җирлекләре һәм мөхтәсибәт хезмәткәрләренең, авыл имамнарының, мәгърифәт бүлеге мөдире Мөнир Борһановның да өлеше кергән.
Бу уникаль басмада мәчетләр, имамнар, аларның биографияләре һәм белемнәре, шулай ук мөселман җәмгыятенең бүгенге тормышы турында мәгълүмат тупланган.
– Дөньяда татар шәһәр-авыллары арасында Мөслимнән дә күркәмрәк исемлесе юктыр, мөгаен! “Исеменә күрә җисеме" дигәндәй, Аллаһка шөкер, Мөслим районы да үз атамасын тулысынча аклавын күрәбез. Кулыгызда тоткан китапта китерелгән эчтәлекле мәгълүматлардан шундый күркәм нәтиҗә чыгарырга мөмкин, – дип фикерен җиткергән әлеге китап чыгу уңаеннан Татарстан Мөфтие, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин.
– Гасырлар буена милләтебезне саклап, берләштереп килгән динебезне һәм милли үзаңны үстерүдә файдалы эш башкарган имамнарыбыз һәм мәчетләребез турында чыккан бу хезмәт укучыларыбызның китап киштәсендә үз урынын табар, файдалы һәм кирәкле ярдәмлек булыр дип уйлыйм, – дип шәрехләгән Мөслим муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Альберт Хуҗин әлеге китапка биргән бәяләмәсендә.
Шушы көннәрдә Вәрәшбаш авыл клубында китапның авторы Миңнулла хәзрәт Абдуллин катнашында китап тәкъдим итү кичәсе узды. Миңнулла абый ике китап чыгарган. Беренче китабы “Мөслим районы мәчетләре һәм имамнары”, икенчесе “Шаһиәхмәд хәзрәт әс-Симәки һәм аның нәселе” дип атала.
– Кичә үзенә күрә бер дини дәресне хәтерләтте. Күпме гыйлем алып, ихлас аралашып, фикерләшеп, күңелләргә җиңеллек һәм байлык алып, киләчәктә дә шундый кичәләр үткәрергә насыйп булсын дигән теләктә таралыштык, – дип хәбәр итә Вәрәшбаш авылыннан китапханәче Алия Сәхәбетдинова.
Фото - Мөслим районы мөхтәсибәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев