Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Гыйлем – гамәлгә юл башы

Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә абыстайлар җыены узды. Авылларда ислам нигезләрен укытучы, дини йолаларны башкаручы, яшьләргә әдәп-әхлак тәрбиясе бирүче ак яулыклы апалар бу көнне үзенчәлекле сынау да узды.

Абыстайлар мәчет каршында ачылачак музей эшчәнлеген оештыру, балаларның җәйге ялларын файдалы уздыру хакында фикер алышты. Җыенда мәчет каршында оештырылган укуларга йомгак ясалды. “Абыстайлар тырышып укыды. Белем бик кирәк. Кемнең теләге бар, тагын килегез. Дини гыйлемне таратучылар булсак, үзебезгә дә бик күп әҗер-савап булачак”, – ди Җәмигъ мәчете имамы Фәрит хәзрәт Аитов.

Укулар ерак авыллардан килеп гыйлем алучыларның мөмкинлекләрен истә тотып оештырылган. Читтән торып укучылар өч ай саен мәчеткә килеп биремнәр алган, белемнәрен ныгыткан. Абыстайлар, сорауларына ачыклык кертеп, смартфон аша киңәшләр алган. Кайбер дәресләр дә телефон аша уздырылган. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 31 май санында укыгыз

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев