Гыйлем алу ул – гамәл кылу
Без Аллаһтан алган гыйлем буенча гамәл кылып яшәргә бурычлы
Февраль аенда Җәмигъ мәчетендә “Әйтер сүзем бар сезгә...” республикакүләм вәгазь бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә яңгыраган кайбер вәгазьләрне сезгә дә җиткерәбез.
Минем сезгә әйтер сүзем гыйлем алу турында. Бүгенге көндә дин гыйлеме алырга бик күп мөмкинлекләр бар. Бу – Аллаһтан бөек бүләк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Ике көнен бертигез үткәргән кеше зарардадыр”. Чын мөселман – һәркөн алга таба баручы һәм өзлексез үзен камилләштерү өстендә эшләүче кешедер. Гыйлем алу – бик авыр хезмәт. Борынгылар юкка гына: “Гыйлем алу – энә белән кое казу”, – димәгәннәр.
Анысы шулай. Әмма, минемчә, алган гыйлемне гамәлгә кертү тагын да авыррак. Мәсәлән, без бик күп тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнәбез, ә Коръән укыганда, кагыйдәләргә игътибар бирмибез: сыйфатны уйламыйча, сан артыннан куабыз.
Гаурәтләрне каплап йөрү турында Коръәндә әйтелә. Моны барыбыз да беләбез. Ләкин бүгенге көндә бәйгеләрдә, очрашуларда гаурәтне каплаган милли киемнәрне күрсәтсәләр дә, ханымнар көндәлек тормышта ул киемнәрне кию түгел, бәлки бөтенләй гаурәтләрен дә капламыйча йөриләр. Киң балаклы джинсы чалбар, озын җиңле кофта кигән, башына яулык бәйләгән кызга: “Сезнекеләр алай киенми”, – дип кисәтү ясаган ханымнарга әйтәсем килә: баланың гаурәте капланган, ул Аллаһның боерыгын үти бит. Әйе, безнең әбекәйләр, инәкәйләр дә яулыксыз йөрмәгәннәр. Ләкин аларның да киемнәре гасырдан-гасырга үзгәргән.
Ашау әдәбе кагыйдәләренә дә әзрәк кагылып китәм. Алдан дога укып, ахырдан дога укып, Аллаһка хәмд әйтүне өйдә бөтен кеше дә үтидер. Әмма кафеларда, рестораннарда ашаганда, күп мөселман: “Дога кылсам, кеше нәрсә әйтер?” – дип, догасын кылмый.
Вәгазь – гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, “үгет”, “нәсихәт”, “өйрәтү” дигән сүз. Димәк, вәгазь гыйлем бирү дигән мәгънәне аңлата. Вәгазь тыңлаганнарның күпме өлеше аны язып бара? Күпме кеше шул вәгазьләрне кабат укып, кемгәдер сөйли, үзе файдалана?
Аллаһы Тәгалә “Мутаффифин” сүрәсенең 26нчы аятендә “яхшылыкта ярышыгыз” ди. Мөселман үз гамәлләрен Коръән һәм сөннәт белән чагыштырырга тиеш. Барыбызга да Аллаһтан алган гыйлемнәр буенча гамәл кылып яшәргә насыйп итсен!
Фәнүзә Рәшитова, Урыссу мәдрәсәсе абыстае
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев