Газыймовлар - Республикакүләм конкурсы җиңүчеләре
«Нурлы Рамазан» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды!
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Рамазан аена җәмәгать урыннарының иң яхшы дизайны буенча Республикакүләм "Нурлы Рамазан" конкурсы җиңүчеләре - Баланлы авылында яшәүче Җәмил һәм Гүзәл Газымовлар!
Газымовлар бу бәйгедә инде өченче ел катнаша. Алар "Корбангали" мәчетен һәм үзләре яшәгән йортны әллә каян күренеп тора торган төсле утлар, хәерле язулар, Рамазан ае бизәкләре белән бизәде. Бу матурлыкны күргән бер генә кеше дә битараф калмады, әллә кайлардан күрергә килеп тә, җирле телевидение, җөмһүрият каналлары аша карап та соклануларын, рәхмәтләрен җитерделәр. Имам - хатыйб Җәмил Габделхак улы әле авылдашлар арасында да Изге ай хөрмәтенә бизәкләү буенча ярыш оештырып, саллы бүләкләр таратты.
Ислам диненә мәхәббәт, көчле омтылыш, сабырлык, зур тырышлык сораган бу хезмәтнең нәтиҗәсе күркәм булды - Газымовлар гаиләсе Хаҗга сертификат белән бүләкләнде.
Конкурска 38 бизәлеш килгән, шуның 9ы финалга үткән. Иң зур бүләк - Хаҗга сертификат.
Фото һәм мәгълүмат Мөслим мөхтәсибәтеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев