Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Гашура көне

Бу көнне ураза тоту сөннәт.

16 июль (2024 ел) – Гашура көне. Бу көнне ураза тоту сөннәт.

Пәйгамбәребез (салләЛлааһү галәйһи үә сәлләм) киңәш иткән тәртип: 2 көн рәттән ураза тоту — Гашура көнне һәм бер көн алдан яки арттан.

Мәсәлән, 2024 елда, 15-16 июль яисә 16-17 июль көннәрендә тотарга була. Яки 3 көн рәттән ураза тоту: 15, 16, 17 июль.

Пәйгамбәребез (салләЛлааһү галәйһи үә сәлләм) бу хакта болай дигән:

«Гашура көнендә ураза тотсагыз, узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр».

ГАШУРА КӨНЕ УРАЗАСЫНА НИЯТ:

«Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Гашура көне уразасын тотарга ният кылдым».

КИЧ БЕЛӘН АВЫЗ АЧКАЧ ИФТАР ДОГАСЫ: [Әллааһүммә ләкә сүмтү үә бикә әәмәннтү үә гъәләйкә тәүәккәлтү үә гъәләә ризкъыйкә әфтартү фәгъфир-лий йәә Гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххартү].

«Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка».

Гашура көнне ураза тоткан кешеләр олуг савапларга ирешә, ә сәдака биргән кеше, бер бөртек сәдака өчен Өхед тавы кадәр әҗер алыр диелә.

Мөхәррәм ае – изге ай. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһ Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Хакыйкый инану белән инанып, Гашура көнен генә түгел, Мөхәррәм айларының һәр көнен гамәл-гыйбадәт кылып уздырырга тырышсак иде.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Чыганак: «Игелек» сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев