Фитыр сәдакасын кемнәргә бирергә ярамый
Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә, ләкин кайбер чикләүләр бар
«Беренче чиратта, туганнарыгыз яки күршеләрегез арасындагы мохтаҗларга игътибар итегез. Әгәр андыйлар юк икән, алга таба барыгыз: мәхәллә, район, микрорайон. Африкадагы мохтаҗларны эзләргә кирәкми», — диде имам.
Шул ук вакытта фитыр садакасын турыдан-туры туганнарга: ата-аналарга, әби-бабайларга, балаларга һәм оныкларга бирү тыела.
«Чөнки без аларны болай да тәэмин итәргә тиеш. Әнием ач икән, мин җәннәткә кермәячәкмен. Әгәр әбием ач икән, мин җәннәткә кермәячәкмен. Балаларым, оныкларым ач икән, мин җәннәткә кермәячәкмен», — дип өстәде Хәйруллин.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләмен 120 мең сум (көмеш буенча) дип билгеләде. Фитыр сәдакасының аз күләме — 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә — 1200 сум.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев