Чын мәхәббәт нидән гыйбарәт?
Аллаһы Раббыбызның кешеләргә биргән иң гүзәл нигъмәтләренең берсе – ярату хисе
Аллаһы Раббыбызның кешеләргә биргән иң гүзәл нигъмәтләренең берсе ул – ярату хисе. Күңелендә ярату булмаган, ярата белмәгән кеше – бәхетсез. Ул үзен яратудан, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән ары китә алмый.
Күңелендә ярату хисе булган кеше бәхетле. Ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүче. Аның яратуына җавап бирәләрме, юкмы – мөһим түгел. Яратуыңа җавап көтү ул мәхәббәт түгел, ә эгоизмның бер төре. Ярату – үзең турында оныту, сөйгәнеңә, халкыңа, туган җиргә хезмәт итү һәм бу гамәлдән тәм табу ул. Менә шушы хис кешене югары күтәрә, алга барырга, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Әлбәттә, иң бөек ярату хисе Аллаһы Тәгаләгә булырга тиеш. Әгәр кеше нәрсәнедер яки кемнедер Раббысыннан артык яратса, ул ярату аңа бәхетсезлек китерә, аны упкынга илтә. Чөнки бу вакытта кеше яратканының колына әверелә, чикне югалта. Аллаһыдан курку – ул Аллаһы Тәгаләнең мәхәббәтен югалтудан курку. Иман – ул Аллаһны хакыйкый ярату. Күңелендә Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт булган кеше Раббысы кушканнарны үтәүдән, тыйганнарыннан тыелудан тәм таба, җанына рәхәтлек ала. Бу эшләрне Аллаһы Тәгаләнең газабыннан гына куркып эшләүче каты бәгырьле була, аның гыйбадәте дә көткән нәтиҗәне бирми. Кушканнарны үтәү ул әле тәм табу түгел, ә өстән бурычны гына төшерү. Әйтик, ике кеше бер үк эшне башкара. Берсен шушы эшне эшләргә куркытып мәҗбүр иткәннәр. Икенчесе үзенә эш кушучыны хөрмәт итеп, аның күңелен күрим дип, җанын биреп эшли. Нәтиҗәдә икенче кешенең эш нәтиҗәсе әйбәт, күңеле күтәренке була, ул эшеннән рәхәтлек ала.
Кешенең калебендә иман, ярату булмаса, андый кеше корыган агачка тиң. Урманда корыган чыршылар, каеннар бар. Аларның агач икәнен дә, нинди агач булуын да белеп була, ләкин аларның киләчәге юк. Нәфесенә хуҗа була алмый, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртса, йөрәгендә иман, ярату, өмет булмаса, кешенең дә киләчәге юк. Андый кешенең күзендә өмет чаткысы, нур булмый.
Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Ватанны сөю – иманнан”, – дигән. Ватан төшенчәсенә туган җир, нигез, туган тел, әти-әни, туган-тумача да керә. Шуларга хезмәт итүдән тәм таба алмыйсың икән, син буш кеше. Иң кешелексез кеше – битараф кеше. Халкым мине аңламады, сөйгәнем мәхәббәтемә җавап бирмәде дип, бар дөньяга үпкәләп, кара көеп йөрү дөрес түгел. Кемдер синең мәхәббәтеңне җавапсыз калдырган икән, ник борчылырга? Аңа карап синең ярату сәләтең кимеми. Безгә нәрсәнең хәерле икәнен Аллаһы Тәгалә генә белә. Аллаһның хәерсез эше юк, диген дә алга таба хәрәкәт ит. Җавапсыз мәхәббәт, әгәр ул чын мәхәббәт булса, нәфесне канәгатьләндерү теләге генә булмаса, сине чарасызлык упкынына төшерми, ә киресенчә, үҗәтрәк булырга, югарырак күтәрелергә ярдәм итә.
Без яратып өйләнештек диләр, әмма тормышлары барып чыкмый. Яратып өйләнештеләр микән, әллә нәфесе теләгән ярны үзләренеке иттеләр микән? Болар икесе – ике әйбер. Яратасың икән, син яраткан кешеңә хезмәт итүдән, уңайлык тудырудан, аның елмаеп көлүеннән рәхәтлек алырга тиешсең. Шул вакытта гына тормыш бәхетле була. Хатын – иренә, ире хатынына уңайлы булсын дип тырыша икән, менә бу – ярату. Бер-берсенә яхшы шартлар тудыру, күңел күтәрү өчен бар сәләтен, тырышлыгын куйган парлар йортын бәхет беркайчан да ташламый. Берәү дә уңайлылыктан туймый, киресенчә, һәркем рәхәт тормышны югалтудан курка. Шушы гармония бар икән, гаилә тотрыклы була, ярату бер-береңнән башка тора алмау дәрәҗәсенә күтәрелә.
Каршы якны гаепләү – үзеңнең булдыксызлыгыңны танудан качу ул. Бу юл белән гаиләне саклап та, бәхетле итеп тә булмый. Нинди генә очракта да матур киләчәк өчен тырышырга, көч куярга кирәк. Нәтиҗәгә ирешә алмасаң, тырышлыгыңны, яхшы ниятеңне Аллаһы Тәгалә бәяли, бу дөньяда булмаса, ахирәттә әҗерен бирә. Иманлы кешегә тагын ни кирәк? Каршы якның килеп гафу үтенүен көтеп утыру – ярату түгел, ә эгоизм. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Берәү хаксыз булып, килешергә адым ясаса, җәннәтнең кырыенда урын алыр. Ә хаклы була торып та бу адымны беренче эшләсә, җәннәтнең уртасында урын алыр”, – дигән.
Аллаһы Тәгалә бездән риза булсын, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә ирешик, тирә-юньдәгеләребез безне яратсын дисәк, санап киткән сыйфатларны үзебездә булдыру өчен тырышырга кирәк.
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые.
“Күңел бакчасы” китабыннан алынды.
Фото – Ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев