Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

Бөтенроссия азан конкурсы узды

Төп бүләк гомрәгә юллама иде.

Казан шәһәрендә 13 яшькә кадәрге малайлар арасында «Рухи моң» иҗат берләшмәсе оештырган Бөтенроссия азан конкурсы узды. Төп бүләк гомрәгә юллама иде.

"Бәйгегә кадәр тизләтелгән махсус курс оештырылды, аның кысаларында катнашучылар онлайн форматта азанның төп өлешләрен - тәҗвид, мәкам һәм тавыш куюны өйрәнделәр.

100дән артык гариза арасыннан 100 бала курс узды, шулар арасында конкурс та оештырылды. Жюри 12 финалистны - Татарстан, Пенза өлкәсе, Ульяновск һәм Башкортстан вәкилләрен сайлап алды.

Әлеге конкурста райондашларыбыз Ислам Каюмов (11 яшь) һәм Илһам Каюмов (8 яшь) катнашты. Алар татар мәкаме белән азан әйтергә өйрәнделәр, егетләргә "Татар азанчысы" медале, "Татар азаны" теоретик һәм практик курсларын үтү турында таныклык, күчтәнәчләр бирелде. 

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылыннан иң яшь катнашучы 8 яшьлек Әхмәт Бибарсов җиңү яулады. Аңа гомрәгә юллама, финалистларга кыйммәтле бүләкләр, ә барлык катнашучыларга күчтәнәчләр тапшырылды", - дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.

Фото - мөхтәсибәттән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев