Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Дин вә вөҗдан

Бертөркем делегациясе Альберт Хуҗин һәм Илгиз Сөнгатуллин белән Болгар җыенында – Районның тарихи-мәдәни катнашы

Мөслимнән Болгар җыенында катнашкан 50 кешелек делегация җыен программасында булган бар чараларда катнашты

Бүген бертөркем райондашларыбыз район башлыгы Альберт Хуҗин һәм имам-мөхтәсиб Илгиз Сөнгатуллин җитәкчелегендә Болгар җыенында катнашты.

"Күпмеңләгән мөселман кардәшләребез белән беррәттән тәүбә намазына бастык, Идел буе Болгар җирендә Ислам динен кабул итү уңаеннан оештырылган тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш Мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Мөфти, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, шулай ук башка күренекле мөселман дин эшлеклеләре, Татарстан һәм Казан Митрополиты Кирилл тәбрикләүләрен тыңладык.

Мәчетләрдә, тарихи музейларда булу, күргәзмәләр карау, мастер - классларда катнашу, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларны кичерүен сорап ихлас догалар кылу, Хан мәчетендә җәмәгать белән намаз уку, Ватан өчен гомерләрен биргән ата-бабаларыбыз рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм Россия өчен иминлек сорап догалар кылу һәр катнашучының күңелен сафландырды, йомшартты, динебезгә, мөселман кардәшләребезгә карата матур хисләр уятты.

Мөслимнән Болгар җыенында катнашкан 50 кешелек делегация җыен программасында булган бар чараларда катнашты. Бергәләп җыелып бару мөмкинлеге тудырган өчен район хакимиятенә, Мөслим мөхтәсибәтенә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез", - дип хәбәр итә мөхтәсибәтнең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илүсә Исламова.

Фотолар - мөхтәсибәттән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев