Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Бәйрәмнең зыяны юк

Кемнеңдер бәйрәм итәсе килә икән, аны тыярга кирәкми.

Яңа ел җитә башласа, халык арасында шау-шу куба: имеш, мөселман кешесенә Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтү тыела. Җитәкчеләре мөселман булган оешмаларда Яңа ел корпоративлары уздыру да тыела. Кайбер балалар бакчаларында, Кыш бабай юк ул, дип, шигырь дә ятламыйлар, бәйрәм концертында да катнашырга теләмиләр.

Берничә ел элек Яңа ел көннәрендә Таҗикстанда Кыш бабай булып киенеп туганнарын бәйрәм белән котларга килгән егетне кыйнап үтерүләре искә төште. Аның сәбәбен болай аңлаттылар: Таҗикстан мөфтие христиан бәйрәмен билгеләп итү мөселман традицияләренә туры килми дип фәтва биргән. Бәйрәм алдыннан кайберәүләрнең шәрран ярып: “Яңа ел мөселман бәйрәме түгел ул”, – диюләре шушы чиккә барып җиткермәсен өчен халыкка дөрес мәгълүмат бирергә кирәк.

Исламда Яңа ел дигән бәйрәм юк анысы. Бер караганда, һәр ел туган саен, олыгаясың, гомер кыскара бара. Бәйрәм итәрлек сәбәп тә юк кебек. Икенче караганда, гореф-гадәт, традиция дигән нәрсә бар. Безнең илдә Яңа елны каршылау традициягә кергән. Без үзебезнең гаиләдә аны каршыламыйбыз, аңа карап бер җиребез дә кителми. Тик бу – безнең яшәү рәвешебез. Кемнеңдер бәйрәм итәсе килә икән, аны тыярга кирәкми. Безнең авылның намазлы егетләре аны бәйрәм итә, мин аларга сүз әйтмим. Беләм, бәйрәмдә егетләр аракы эчеп, ямьсезләнеп утырмыйлар. 

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев