«Әхлак һәм сәләмәтлек яллары» башланып китте
Дин вә вөҗдан

«Әхлак һәм сәләмәтлек яллары» башланып китте

Дәресләргә йөрүчеләр бик канәгать.

3 июнь көнне Мөслимнең "Нур" мәчетендә "Әхлак һәм сәләмәтлек яллары" башланып китте. Бу ялларының максаты - сабыйларның сәләтләрен ачу, әхлакый яктан үстерү. Программада: догалар, ислам дине кануннарын өйрәнү, мастер - класслар үткәрү, төрле хәзрәтләр белән очрашулар, спорт чаралары, әхлак дәресләре каралган. Балалар әдәпкә өйрәнә, күркәм холык күнекмәләре ала, сәламәтлекләрен ныгыта, ислам шәригатен өйрәнә. Дәресләргә йөрүчеләр бик канәгать.

Фото – Мөслим мөхтәсибәтеннән


Нет комментариев