Авырганда нинди дога укырга соң?
Дин вә вөҗдан

Авырганда нинди дога укырга соң?

Аллаһым, барыбызга дә саулык-сәламәтлек биреп, авыручыларыбызга киң рәхмәте белән шифаларын насыйп итсә иде

Гайшә радыяллаһу ганһә Расүлебезнең үз гаилә әһелләренең хәлләрен белергә килгәч, кулын аларның тәненә тидереп, мондый дога укыганын риваять иткән:
⠀
اللَّهُمَّ رَبَّ النَّاسِ ، أذْهِب البَأسَ ، اشْفِ أنْتَ الشَّافِي لَا شِفَاءَ إِلَّا شِفاؤكَ ، شِفَاءً لَا يُغَادِرُ سَقماً
⠀
 «Аллаһуммә Раббин-нәәси, әз̣һәбил-бәэси, ишфи әнтәш-шәәфии ләә шифә-ә илләә шифәәү-үкә, шифә-ән ләә йүгаадирү сәкамән».
⠀
 «Кешеләрнең Раббысы Аллаһым! Бу авыртуны бетер. Син – шифа Бирүче. Синең шифаңнан башка шифа юк. Бу авырту юкка чыгарлык итеп, дәвала»
(Имам Әл-Бохари, Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
⠀
 Аллаһым, барыбызга дә саулык-сәламәтлек биреп, авыручыларыбызга киң рәхмәте белән шифаларын насыйп итсә иде. Әмин!

Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт" газетасы

Фото – Мөслим-информ архивыннан 


Нет комментариев