Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Авылларыбыз мәчетләрендә балаларның ялын күңелле һәм файдалы уздыру өчен күп көч куела

1 - 7 июльдә безнең Тат. Бүләр авылы мәчетендә балалар өчен бер атналык «Әхлак һәм сәламәтлек яллары» узды. Балалар ял иттеләр һәм дини белемнәрен дә арттырдылар

Лагерьның җитәкчесе Илгизәр хәзрәт балаларга Коръән сүрәләре, хәдисләр өйрәткән, гарәп хәрефләрен һәм намаз укырга өйрәнү дәресләре үткәрде. Дәресләр уеннар белән чиратлаштырып алып барылды. Тат. Бүләр урта мәктәбе укытучылары килеп ике сәгать әдәп-әхлак дәресләре үткәреп, уеннар уйнатты, балаларга үзләрендәге гаделлек, сабырлык, түземлек, бер-берсенә булышу, дуслык сыйфатларын ныгытырга ярдәм итте.

Лагерьда ике тапкыр туклану оештырылды. Иртән Әлфия Әскәрова чәй белән сыйласа, көндезге ашка балаларның әти-әниләре ярдәме белән әзерләнгән мул табындагы тәмле ризыклар да балаларга бик ошады. Ашарга әзерләүдә авылыбызның изге күңелле юмарт кешеләре дә ярдәм итте.

Лагерьга авылыбыз балалары һәм кунакка кайткан оныклар - барысы 14 бала - 10 малай һәм 4 кыз бик теләп йөрүләрен һәм остазларына, ашарга пешерүчеләргә бик рәхмәтле булуларын әйттеләр.

Җомга көнне яннарына мин дә барып килдем. Кичә "Әхлак һәм сәламәтлек яллары" тәмамлангаң, балаларга бүләкләр тапшырып озатканнар", - дип хәбәр итә безгә райондашыбыз Гөлнур Салихова.

Гөлнур Салихова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев